Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Көчле һәм җитез бул!

Шушы көннәрдә район үзәгендәге «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында белем бирү оешмалары командалары арасында 2023-2024 уку елы сезонының «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.

Мәктәп баскетбол чемпионатында Олы  Мәшләк, Олы Елга, Котлы Бөкәш, Балыклы Чүкәй, Масловка, Балык Бистәсе икенче мәктәбеннән – егетләр,  Биектау мәктәбеннән – кызлар, ә Күгәрчен, Югары Тегермәнлек, Шомбыт, Яңа Арыш мәктәпләреннән ике команда да катнаштылар. Ярышларда барлыгы 177 укучы көч сынашты.
Егетләр командалары арасында нәтиҗәләр:
1 урын – Балык Бистәсе икенче  мәктәбе, 2 урын – Күгәрчен мәктәбе, 3 урын – Котлы Бөкәш мәктәбе.
Кызлар командалары арасында урыннар түбәндәгенчә:
1 урын – Күгәрчен мәктәбе, 2 урын – Шомбыт мәктәбе, 3 урын  –Яңа Арыш мәктәбе.
"Бәһасез уенчы" номинациясендә Камилә Гарифуллина (Күгәрчен), Максим Власов (Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе) матур уен  күрсәтүләре белән билгеләнделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев