Балык Бистәсендә «Кием-күңел көзгесе» дип исемләнгән чара узды
1 февраль - Бөтендөнья хиҗаб көне, ягъни мөселманча киенү көне буларак билгеләп үтелә.
Балык Бистәсе мөхтәсибәте һәм районның мөслимәләр берлеге ярдәме белән әлеге хиҗаб көне район мәдәният йортында һәр елны матур чара булып үткәрелеп килә. - Шушындый күркәм дини чарага тагын жыелырга насыйп булды. Динебезне өч әйбер саклый: кием, тел һәм гореф-гадәт. Киемнәребезне барлап, телебезне саклап, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып яшәргә насыйп булсын һәр барчабызга, - дип сәламләде килгән кунакларны Татарстан мөслимәләр берлегенең Балык Бистәсе филиалы җитәкчесе Иделия Мәхмүтова. Балык Бистәсе Үзәк мәчетеннән килгән Галия абыстай Коръән аятьләрен күңелләребезгә, йөрәкләребезгә үтеп керерлек итеп укыды. Татар халкы элек-электән бик матур, әхлаклы итеп киенергә яраткан, бала итәкле, озын жиңле, изүе ябулы күлмәкләре, ак яулык, шәлләре, чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тоткан. Уңган, тырыш, кунакчыл булганнар, ныклы гаилә булып яшәгәннәр,акыллы балалар тәрбияләгәннәр. Күгәрчен авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Зөләйха” фольклор ансамбле чыгышын караганда без тагын бер кат әбиләребез, әниләребез матур бала итәкле күлмәкләр, альяпкыч, күкрәкчәләр куеп йөргәннәрен, башларына бөркәнчек, чәчәкле шәл япканнарын искә төшердек. Балык Бистәсендә мөселман хатын-кызлары өчен күп заманча, зәвыклы күлмәкләр тәкъдим ителә. Татар бизәкләре төшерелгән баш киемнәре - калфаклар да әкренләп тормышыбызга кереп бара. Шушы матурлыкны күрер өчен Балык Бистәсе районы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы дефиле тәкъдим итте. Чарага килгән кунаклар мөнәҗәтләр әйттеләр, вәгазьләр сөйләделәр, дөньялар тыныч, хәрби бурычларын үтәүче ир-егетләребезнең тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын, тормышларыбызның матур булуларын теләделәр. (Дәвамын газета битләрендә укырга мөмкин). Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia