Хөснетдиновлар гаиләсе тормыш арбасын парлап тартканнар
Тигезлектә, матур яшәүче бик күп гаиләләрнең берсе алар. Берсен икенчесеннән аерып язармын димә.
Бергә гомер ителгән, тормыш арбасын парлап тартканнар
Гади генә бер авылның тыйнак кына кешеләре Миңнулла абый белән Рәшидә апа. Ил-көнгә танылыр өчен омтылмаганнар, үз көйләренә яшәп гомер иткәннәр. Миңнулла абый кече яшьтән атлар яраткан, фермада атлар караган, көтү көткән. Рәшидә апа да Олы Әшнәк мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлап фермага эшкә кергән, сыерлар сауган, бозаулар караган, учетчик та булган. Башка колхозчылар кебек алар да җиң сызганып эшләгәннәр. Тагын да елларны чигереп артка күз ташласак бу икәүнең йортлары да бер үк урамда булуларын, бергә уйнап-үсеп, мәктәптә бер үк класста укуларын да күрер идек. Очраклылыкмы, әллә түгелме? Әмма бу икәү өлешенә тигән көмеш мәхәббәтле булган, иңне-иңгә куеп 60 елга якын гомер кичелгән, уртак ояда эшчән, тырыш балалар тәрбияләнгән.
–Кечкенәдән бер-беребезне читкә җибәрмичә уйнап үстек шул без, – дип ярым шаяртып, ярым җитди кыяфәттә әйтеп куя Миңнулла абый. –Яшьлектә дә матур иде Рәшидә апаң, башкалар күз атмасын дип кичке уеннардан гел үзем озатып кайта идем.
Сүзләрендә шаярту булса да карашында ярату, хөрмәт-ихтирам чагыла аның.
–И-ии, син барысын да ничек хәтерлисеңдер инде, –дип кеткелдәп көлеп җибәрә Рәшидә апа. Аннары бераздан җитдиләнеп узган юлын исенә төшерә. –Балачагыбыз авыр сугыш елларына туры килде шул безнең. Әти сугышка киткәндә мин 7 көнлек кенә булганмын. Шул китүдән әти кайтмады. Үсә төшкәч мин дә кул астына керә башладым, урманнан мичкә ягар өчен утын алып төшәм, өйдәге эшләрдә әнигә булышам, ул эштән кайтуга бәрәңге әрчеп куям, самовар кайнатам. Тормышыбыз җиңелләрдән түгел иде. Аннары 7 яшьтән укырга кердем. Мәктәпне тәмамлагач колхоз эшенә чыктым, – ди ул. Фермада эшләп чыныгу алган кызны җитәкчелек соңрак бригадир ярдәмчесе итеп күчерә, аннан дүрт ел кладовщик булып хезмәт куя ул.
Әйе, тормыш сабак биреп барысына да өйрәткән. Яшьтән нужа арбасына җигелеп кул-беләкләр ныгыган, эштән җиксенелмәгән, йөрәк тә ару-талуны белмәгән.
–1963 нче елны туган авылыбыз Кече Әшнәктә гаилә кордык. Июнь аенда никах укытсак, октябрь аенда акча җиткереп туй ясадык. Ул вакытларда ике яктагы туйлар өч көн булса, туган-тумачалар яңадан кунакка чакырып берәр атнага сузыла иде, – ди Рәшидә апа.
Туып-үскән йортыннан берничә өй аша гына үз нигезенә килен итеп төшерә аны Миңнулла абый. Хәтер шул елларның һәр көнен сәгате-минуты белән диярлек саклаган.
–Ничек онытасың инде аны? Ул елларны да онытсаң яшәү буламыни инде ул, - дип янә үз сүзен ныгытып әйтеп куя йорт хуҗасы.
Килен кайнеш туфрагыннан диюләре хактыр. Рәшидә апа кайнанасы Фәхриҗамал әби кебек йорттагы эшкә күңелен бирә – камырын да куя, токмачын да баса, бергәләп хуҗалыктагы эшләрне дә башкарырга өлгерә. 11 ел тигез, матур яшиләр алар. “Әни бик әйбәт булды, сүзгә килмәдек. Балаларны тәрбияләде, без эштән кайтуга табыны һәрчак әзер иде”, – ди Рәшидә апа.
Әнә шулай әниләренең хәер-фатыйхасы белән бүгенге көндә дә гаилә татулыгы дәвам итә. Балаларының инде үз тормышлары. Берсе дә бәхет эзләп читкә китмәгән. Илфат белән Рәсимә район үзәгендә яшәсәләр, төп йортта Рисхәт калган.
–Хәзер инде үзем кайнана, әби ролендә, – дип елмая Рәшидә апа. –Киленебез Резидә белән 31 ел бергә яшибез. Рәхмәттән гайре башка сүзем юк аларга, балаларның янда булуы олыгайган көнгә терәк-ышаныч инде, – ди ул. Район хәзерләүләр конторасында 25 ел заготовщик булып эшләп лаеклы ялга чыккан Рәшидә апаның, бар гомерен хезмәткә багышлаган Миңнулла абыйның ул яктан күңелләре тыныч.
Моннан 58 ел элек йортка бәрәкәт иңдереп төшкән бәхет тамчысы бүген әнә шулай балаларына, оныкларына күчкән. Шуңа шөкер итеп яши Хөснетдиновлар гаиләсе. Мәхәббәтле гомер алга таба да дәвамлы булсын, пар канатлы бәхет нигезне ташламасын!
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia