Хәлил Әсләмов : “Кыш көннәрендә каты бураннардан соң җәй-көзләрен көчле яңгырлардан соң авария булган участокны табулары да бер газап иде."
Балык Бистәсенә аяк баскач Хәлил Әсләмовның күзе иң элек авышып, кыйшаеп беткән электр баганаларына төшә инде.
“Һе, безне институтта электр үткәргеч чыбыклар баганаларга эленә, дип өйрәттеләр, ә монда киресенчә, баганалар чыбыкларга эленеп тора икән”, дип уйлап куя ул. Бу мизгелдә яшь белгеч райондагы электр хуҗалыгын нәкъ менә аңа тәртипкә китерергә туры киләчәген башына да китерми әле. Менә юллама нигезендә өч елымны эшләрмен дә туган якларыма, я булмаса берәр зуррак шәһәргә китеп барырмын, дип уйлый ул.
Әмма матур табигатьле Балык Бистәсендә бик озакка тоткарлана Казахстан егете. Әйе, әйе, тумышы белән Казахстанның Целиноград (хәзерге Акмулла) өлкәсе Атбасар шәһәреннән язмабыз герое. Әти-әнисе партия чакыруы буенча җирәм җирләрне күтәрергә дип килгәннәр дә төпләнеп калганнар инде. Шунда урта мәктәпне тәмамлаган, техникумда техник-электриклыкка укыган. 1980-85 елларда Чиләбе авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм механикалаштыру институтында инженер-электрик белгечлеге алган. Юллама белән «Татэнерго»ның “Идел буе электр челтәрләре” предприятисенә җибәрәләр егетне. Хезмәт юлын Котлы Бөкәш подстанциясендә реле саклагычы һәм автоматика службасы мастеры буларак башлый. Берничә айдан район электр челтәрләренә өлкән мастер итеп күчерәләр. Озак та үтми, электр хуҗалыгын биш бармагы кебек белүе өстенә оештыру сәләтенә дә ия булган, һәр эшне җиренә җиткереп башкару белән дә аерылып торган егеткә баш инженер вазыйфаларын тапшыралар.
“Мин мастер булып эшкә килгәндә РЭС базасында ишекләре дә бикләнми торган ике ярым җимерек вагон, аннан- моннан оештырылган гараж, төзелеп бетмәгән административ бина, Котлы Бөкәш, Шумково производство участокларындагыларны да кушып биш автомобиль һәм өч трактор бар иде”, дип искә ала Хәлил Гарафиевич. Квалификацияле электротехник персоналга кытлык та кулдан тота. Ул елларда хезмәт хакы да районның башка оешмаларына караганда түбәнрәк була. Эш, көнкүреш шартлары да мактанырлык түгел. Ә энергетикада техника куркынычсызлыгы буенча таләпләр дә югары бит. Шушы сәбәпләр аркасындамы, бирегә эшкә килергә атлыгып торучылар булмый.
1991 елда “Идел буе электр челтәрләре” җитәкчелеге Хәлил Әсламовны Балык Бистәсе электр челтәрләре оешмасы начальнигы итеп куюны мәслихәт күрә. Һәм ялгышмый.
Планлы эшчәнлек алып бару өчен оешманы иң элек квалификацияле кадрлар белән тулыландырырга, техник базаны ныгытырга, җитәрлек кадәр материаллар тупларга кирәклеген аңлый яшь җитәкче. Перспектив план төзи һәм аны үзенә генә хас үҗәтлек белән тормышка ашыра башлый.
Язмамны яшь белгечне “сокландырган” электр баганаларыннан башлаган идем. Совет чорында илне бик тиз арада электрлаштыру бурычы куела. Шуңа да вакытны һәм материалларны экономияләү максатыннан югары вольтлы линияләрне подстанцияләрдән торак пунктларга иң кыска арадан, кырлар, чокырлар аша сузалар. Яңа вакытта алар әллә ни мәшәкать тудырмыйлар. Ә менә баганалары череп ава-түнә башлагач... авария арты авария булып кына тора инде. 1963-67 елларда ук төзелгән югары вольтлы линияләрнең агач баганаларының файдалану срогы нибары 15-20 ел гына була шул. Еш кабатланып торган аварияләр аркасында торак пунктларның, аеруча подстанцияләрдән ерак урнашкан Тулуш, Яңа Арыш кебек авылларның өчәр тәүлек утсыз торуы гадәти хәл була.
“Кыш көннәрендә каты бураннардан соң җәй-көзләрен көчле яңгырлардан соң авария булган участокны табулары да бер газап иде. Үзебездә техника, бигрәк тә юлсыз урыннарда йөри торганнары җитәрлек булмаганлыктан “Сельхозтехника”, Сельхозхимия”, СПТУга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Бу оешма җитәкчеләре хәлебезгә кереп ярдәм итәләр иде”,- дип искә ала Хәлил Әслямов. Ничек кенә булса да, техника паркын тулыландырырга кирәк дигән карарга килә ул.
Тиздән район электр челтәрләренең кечерәк кенә үз автопредприятиесе барлыкка килә. Ике автокран, автогидро күтәрткеч, чокырлар бораулый торган җиһазлы өч автомобиль, йөк машиналары алып җибәрәләр. Ул чорда махсус техника юнәлтү өчен шактый чабуларга туры килә. Җәмгысы егерме автотехника туплана. Хәзер инде башка оешмалар машина сорап РЭСка мөрәҗәгать итә башлыйлар. Техника бер нәрсә, аны тоткарлыксыз эшләтү өчен ягулык-майлау материаллары да кирәк бит әле. Ә 90 нчы елларда бензинга кытлык та кулдан тота. Бу проблеманы хәл итү өчен өч ягулык станциясе дә төзеп куялар.
Шул ук 90 елларда электр чыбыкларын, трансформатор маен, хәтта трансформаторларның үзләрен дә урлау очраклары зур проблемага әверелә. Җиһазларны, материалларны саклау, ныклы контроль булдыру максатыннан склад биналары төзелә, барлык подстанцияләр тимер–бетон плитәләр белән әйләндереп алына.
Нинди дә булса төзелеш эшләре алып бару өчен авыр, тотрыксыз чор булса да Хәлил Әсләмов үз эшче-хезмәткәрләре өчен торак йортлар төзү эшенә алына. Тизрәк булсын өчен модульле йорт төзелешен сайлыйлар. Кыска гына срокта 11 торак йорт, шуларның 9 ы модульле файдалануга тапшырыла. Алар нигездә хуҗалык исәбе ысулы белән, чит оешмаларны җәлеп итмичә торгызылалар.
1995-2000 елларда 0,38 һәм 10 кв.лы электр челтәрләрен алыштыру программасын тормышка ашыру өчен күп көч куела. Тегесен майлап, монысын җайлап дигәндәй, төрле ысуллар белән, “Татэнерго” планы нигезендә дә, планнан тыш та барлыгы 900 километр электр тапшыргыч линия төзелә һәм алыштырыла. Кайбер елларда безнең районда барлыгы унар төзелеш бригадасы эшли. 1999 һәм 2000 елларда 150-170 әр километр яңа линияләр төзелә. Төзелә дип әйтүе генә җиңел инде. Тимер-бетон баганалар кайтартуга килешүләр төзү өчен күп тапкырлар Ленинградка, Каунас (Литва) шәһәренә барырга туры килә.
Чокыр-чакырлар, басу-кырларда кар ерып, пычракка бата-чума электр линияләре ремонтлатып йөргәндә Хәлил Әслямов югары вольтлы электр линияләрен юллар буйлап сузу турында уйлана башлый. Дөрес, бу линияләрнең озынлыгын арттыра, шуңа бәйле рәвештә төзелеш чыгымнары да күбәя. Әмма авария булган участокларны табу, төзекләндерү күпкә җиңелләшә, авыл хуҗалыгы чәчүлекләре дә тапталмый. Яңа линияләр сузганда шулай эшлиләр дә. Мөмкин булган участокларда электр тапшыргыч линияләрне автомобиль юлларына якынрак итеп уздыралар.
“Татэнерго” ел саен җәйге эшләр алдыннан уздыра торган һөнәри осталык конкурсларыннан да файда алу җаен таба ул. Моңа кадәр бу ярышларны һәр район чиратлашып полигоннарда уздыралар. Ә Хәлил исә ярышларны полигонда түгел, ә кырда, турыдан-туры электр линиясе төзелешендә уздыру тәкъдиме белән чыга. Һәр районга 1 километр участок бүлеп бирелә. Күрсәт шунда осталыгыңны! Дөрес, мондый ярышларны оештыру өчен шактый чабуларга туры килә. Йөзләп багананы, башка кирәк-яракларны ташып куярга кирәк. Ярышта катнашучыларны, жюри әгъзаларын кундыру, тукландыруны оештыру дисеңме... Кыскасы мәшәкате хәйран. Ярыш-конкурс уздыру өчен җитәрлек кадәр материаллар бирелсә дә башка район ПЭС җитәкчеләренең бу мәшәкатләрне үз өсләренә аласы килми. Шуңа да күп еллар дәвамында ярышларны кунакчыл Балык Бистәсе кабул итә. Бу конкурслар нәтиҗәсе буларак 70 километр электр тапшыргыч линияләр төзелә һәм реконструкцияләнә.
Балык Бистәсе электр челтәрләре оешмасында эшләгән елларын хезмәт биографиясенең иң кызыклы, иң нәтиҗәле чоры дип саный юбиляр. “Без ул вакытта, фикердәшләрем-хезмәттәшләрем белән берлектә үз алдыбызга зур максатлар куеп эшләдек, аларның күбесенә ирештек тә”,- ди ул. Чыннан да үзеннән соң нәтиҗәле эшкә сәләтле коллектив, ныклы материаль- техник базасы булган оешма, районга җил-яңгырларга бирешмәс электр хуҗалыгы калдыра Хәлил Әсләмов.
... Еш кына үзе төзеткән югары вольтлы тимер-бетон баганалар янына туктый да, теге авышып, кыйшаеп беткән агач баганаларны, тынгысыз әмма нәтиҗәле хезмәттә узган яшьлеген искә төшерә ул.
Илгиз Җамалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа