Хәлил Әшрапов : " Балык Бистәсендә үз бәхетемне таптым"
Үткән гомер юлы фидакарьлек, нәтиҗәле хезмәт, булдыклылык, олуг уңышлар үрнәге булып тора.
Ул тормышның төбеннән күтәрелеп, дөнья арбасын җигелеп тартып, Җир-анага тугры яшәп максат- морадларына ирешә алган ир- егет. Хезмәт юлының 40 елга якынын агроном һөнәренә багышлаган, Татарстан Республикасының атказанган агрономы Хәлил Әшрапов турында нәкъ менә шулай дияргә була.
Хәлил Әшрапов безнең районга авыл хуҗалыгы идарәсенең ул вакыттагы начальнигы Рафыйк Рәшитов чакыруы буенча килеп урнаша. Авыл хуҗалыгы институтын кызыл диплом белән тәмамлаган, хезмәт карьерасын югары тизлектә үз төбәгендә- Саба районында башлаган, биш ел эчендә шактый гына вазыйфаи биеклекләр яуларга, танылырга өлгергән егет ничек шулай тиз гипнозга бирелүенә әле дә булса төшенә алмыйча гаҗәпләнеп карый. Тик, Балык Бистәсендә үз бәхетен таба алганына бүген дә Рафыйк абыйсына рәхмәтле яши ул. Ни әйтсәң дә, гаилә бәхете, шанлы хезмәт юлы, үкенмәслек гомер еллары - Хәлил аларны Балык Бистәсендә тапты.
1977 ел. Бу аның язмышын безнең төбәк белән бәйләгән дата. Аны районның” Агрохимцентр” оешмасына баш агроном итеп билгелиләр. Яшь белгеч коллективында, коллегалары арасында тиз абруй казана. Чүп үләннәре, корткычларга каршы яңа технологияләр, химикатлар куллану аның башлангычында яңача гамәлгә керә. Сабаның алдынгы хуҗалыгыннан алып килгән багажы да эш нәтиҗәләрендә ешрак чагыла башлый. Район семинарларында сүз алган агрохимикның киңәшләренә колак салучылар, өлкәннәр-тәҗрибәлеләр арасыннан да аның белән хисаплашучылар ишәя.
Район партия комитетына агроном белгечлеге булган инструкторга ихтыяҗ тугач, беренче булып аның кандидатурасына тукталалар. Ул чор кешеләре яхшы хәтерлидер, райком системасы- ул кадрлар әзерләү мәктәбе булды. Ике-өч ел эчендә, гүя, уч төбендәге ачык көзгедәге сыман, син үтә күренә башлыйсың. Үзеңнең нәрсәгә сәләтле булуыңны тулаем күрсәтергә дә өлгерми каласың, сиңа инде бәя куелган була. Җитәкчелекнең олы ышанычы белән ул райондагы иң эре партоешмаларның берсе булган ”Шомбыт” совхозына партоешма секретаре буларак тәкъдим ителә. Җиңел булмаячагы көн кебек ачык - совхоз директоры легендар җитәкчеләрдән, зур оешма булгач коммунистлары да таләпчәнлекләре белән аерылып торалар. Моннан тыш, яшерен-батырын түгел, совхоз күп кенә районкүләм мөһим мәсьәләләрне республика вәкилләре катнашында чишү ноктасы да булып тора. Монда үз сүзеңне үткәрә алсаң, хуҗа белән уртак тел тапсаң, йөкне уртак тартсаң гына дөрес кыйблаңны билгели алачаксың. Бик кыска вакыт эчендә үз кешегә әйләнде, партком “йөге” тәртәсенә тиз керде Хәлил. Монысы совхозныкы, монысы минеке дип аермавыннан, һәрдаим кешеләр арасында булуыннан, авылның “һава торышыннан” көндәлек мәгълүмати торуыннан аның авторитеты күтәрелә генә барды. Һәм төгәл дүрт елдан соң, 1986 елда район җитәкчелеге күрсәтмәсе буенча янәдән район үзәгенә, дөресрәге, район авыл хуҗалыгы идарәсенә баш агроном булып кайтты ул.
Шушы елдан алып лаеклы ялга киткәнче утыз ел дәвамында хезмәт кенәгәсендә бер юл кабатланып языла килде - “баш агроном” сүз тезмәсе. Ул эшләгән оешманың, ул җитәкләгән бүлекнең исемнәре әллә ни чаклыга төрләнде, дистәгә якын җитәкче алышынды, тик “агроном Әшрапов”ның гына статусы, вазыйфасы үзгәрмәде. Өч дистә бер урында, бер вазыйфада алыштыргысыз булып эшләп кара әле?! Өстеңдә 90 мең гектардан артык мәйданда сөрү җирләре. Ул җирләрнең бонитеты бик түбән, гумус катламы тиешледән бик күпкә саерак. Шушы ике күрсәткечтән генә дә игенчелекнең проблемалары, хәле тармакны белгән кешегә яхшы аңлашыла. Мондый җирләрдә югары уңышка бары тик агрономнарның акыллы “операция”ләре генә ярдәмгә килә ала. Ә аларның капитаны - Хәлил абыйлары! Сорт алыштыру, җирне тирәннән, йә булмаса камыл каплатып эшкәртү, известь, ашламаларны нинди микъдарда, ниндиен кертү - Хәлил Әшраповның һәр хуҗалык өчен үз күрсәтмәләре булды. Һәр максатына аксакаллар тәҗрибәсен онытмыйча, замана үзгәрешләренә таянып алына торган булды. Хуҗалыкларның бөртеклеләр буенча һәр гектардан 40-50 шәр центнер, аннан да югарырак уңышка ирешүендә, сүз дә юк, аның да билгеле бер саллы өлеше бар. Белә-белгәнемнән ул иң беренче нәүбәттә тыйнаклыгы, эш сөючәнлеге, таләпчәнлеге,аралашучан, ихлас киңәшче булуы белән аерылып торды. Тавыш күтәреп кычкыру, сүгенеп кемнедер рәнҗетү- аның өчен гел дә ят гадәт-күренеш булып саналды. Шуңадыр, хезмәттәшләре, коллегалары, җитәкчелек тә үзгә хөрмәт белән карадылар үзенә. Лаеклы ялда булуына карамастан, әле дә мөрәҗәгать итәләр аңа. Ә ул әйтерсең һаман да баш агроном - акыллы киңәшләрен бирә, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Характеры белән шундый булып туган инде ул, ишек шакып керүчене кире бора алмый.
Гаиләләрен дә яхшы беләмен. Әлфия апа белән матур, үзара аңлашулы, җылы гаилә учагы булдыра алдылар. Өч балалары югары белем алып, бүгенге көндә дәрәҗәле урыннарда хезмәт куялар. Инде аларның балалары дәү әти белән дәү әнигә үзенә күрә бер яшәү стимулы өстиләр кебек. Таңнары “Аллага шөкер” сүзендә ата, кичләре дә шул ук сүзләрдә байый. Бу бит үзе үк олы бәхет инде!
Вазыйх Фатыйхов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа