Хәбибрахман Галәветдинов : " Чабаталар киеп, олылар янәшәсендә эшләп үскән буын шул без"
Бәхетле гаилә сере нәрсәдә? Пар канатта яшәп алтын, зөбәрҗәт туйга җитүчеләр бер сүз белән: «Бер-береңә булган хөрмәт-ихтирамда, сабырлыкта», диярләр.
Күк зәңгәрлегеннән коелган кояш нурлары туп-туры урман аланлыгына төшә. Таң чыкларыннан арынып өлгергән җиләклекне кыз-кыркын, бала-чага урап алган. Хәбибрахман белән Нурсабах та алар арасында. Кызарып пешкән сусыл җиләкләр берәм-берәм янәшәдәге чиләккә коела. Аны тизрәк тутырасы, аннан Чистай базарына илтеп сатасы бар ич...
Күңел түренә иң татлы мизгелләр булып әнә шулар уелган. Ул еллардан соң күпме язлар алышынган да, күпме җәйләр килде икән?! Яшьлек вәгъдәләренә тугры калган парларның никахлашуына да 55 ел тулган. Якыннан танышып, газетага язма әзерләр өчен Яңа Сала авылына Галәветдиновлар гаиләсенә килдем. Тыштан балкып торган йорт эчке ягыннан да зәвык белән җиһазландырылган. Шәһәр фатирлары бер читтә торсын. Ә инде кунакчыл хуҗалар белән аралашуым беренче минутлардан ук җаныма рәхәтлек иңдерде. Ике бишлегә тиң гаилә тарихына без бергәләп кайттык.
–Бер-беребезне ерактан эзләп йөрмәдек. Икебез дә шушы авылдан, өйләребез дә бер үк урамда, шуңа күрә мин аны үземнән читкә җибәрмәдем,–дип кинәнеп көлеп җибәрә Хәбибрахман абзый. –Кечкенәдән бергә уйнап, җиләк җыеп үстек бит без.
–Җә инде, мактанган шикелле аларын сөйләп утырма,–дип бүлдермәкче картын Нурсабах апа. Тик үзе дә сизмәстән елмаеп куя. Офык читендә калган балачак күзалланамы, әллә кул сузымында тоелган гүзәл яшьлек чалымнарын эзләпме, янәшәдәге иренә күз сала ул. Рәхмәтле карашында мәхәббәтле гомере чалына. Әйтер сүзен дә күңеле аша җиткерә: “Ни әйтсәң дә килешә, һәр көнебезгә шөкер итәрлек ләбаса...”
Хәтер исә гомер йомгагын сүтә-сүтә, хыялый балачакка оча.
Ятимлек
Хәбибрахман ага белән Нурсабах апа сугыш елы балалары. Икесен дә сугыш сыңар канат белән ятим калдырган.
–Әти 1946 елда вафат булды, миңа 3 кенә яшь иде. Әнигә сыенып дүрт бала үстек,–ди Хәбибрахман Фәрзетдин улы. –Ул елларда күпне күрдек инде. Чабаталар киеп, олылар янәшәсендә эшләп үскән буын шул без. Чабатаны үзебезнең Хәсән абый бик оста итеп үрә иде. Язын-көзен күтәртмә чабата кидек. Без генә түгел, бөтен кешедә дә шул иде. Яңа Салада җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Корноуховодагы механизаторлар әзерли торган училищеда укыдым. 1969 елда комсомол-яшьләр бригадасы белән Чаллы шәһәрен төзүдә катнаштым,–ди ул.
Шәһәрдә калырга мөмкинлеге булса да әнисенә булышу, йорт-җир нигезен ныгыту уе белән туган авылына кайтып төшә ул. Терлекчелек комплексына механик булып эшкә урнаша. Меңләп исәпләнгән маллар торагындагы хезмәтне күзалласаң бүген дә исең китәрлек! Көнләп-сәгатьләп түгел, булсын дип эшләгән тырышлыгын күреп, “Шомбыт” совхозы директоры Усман Вәлиев аны берничә авылны берләштергән бригадага идарәче (управляющий) итеп куя. Монда инде хезмәтнең җаваплылыгы икеләтә арта. Эшен җиренә җиткереп башкаруы белән җитәкчелек, авылдашлары алдында хөрмәт казана ул.
Илдәге вәзгыять үзгәреп колхоз-совхозлар тарала башлагач кына Шомбыт спирт заводына эшкә күчә Хәбибрахман абзый. Анда да сынатмый һәм лаеклы ялга чыкканчы фидакарьләрчә шунда хезмәт куя.
–Авыр заманага туры килде шул без үскән еллар,–дип сүзгә кушыла Нурсабах апа. – Мин әтине бөтенләй хәтерләмим. Ул фронтка киткәндә 4 айлык сабый булып калганмын. Авылда кайгылы хәбәр иң беренче булып безнең өйгә килгән. Соңгы хатында әти: “Суның бер ягында немецлар, икенче ягында без”, дип язган булган. Шуннан соң бер хәбәре дә килмәгән. Әни бик сагынып, юксынып искә ала иде әтине. Үсә төшкәч әтисез ятимлекне без дә татыдык. Әни колхоз эшеннән бушамады. Бүгенгедәй хәтерлим, аның эшкә киткәнен тәрәзәдән карап кала идем дә, кайтканын көтә-көтә шунда гына ятып йокыга китә идем.
Нурсабах апаның сабыр карашында әле дә шул елларның ачы газаплары чагыла сыман. Көмеш йөгергән чәчләр, керфек арасыннан тамарга торган күз яшьләре дә шул елларның самими шаһитлары. Гомеренең күп өлеше хезмәттә узган. Фермада бозаулар караган. Авыр эштән куллар бирәчләнгән, салкын көзләрдә аяклар сызлаган. Күз ачкысыз буранда да, коеп яуган яңгырда да терлекче фермага ашыккан. Әле аннан тыш һәр гаиләгә бүленеп бирелгән 25-30 сутый бәрәңге җире дә колхозчыны көткән. Уч тутырып акча алмаса да булганына риза булып яши белгән ул чор кешеләре.
Күңел аклыгы
Никадәр генә авыр тормыш юлын үтсәләр дә Хәбибрахман ага белән Нурсабах апа күңел аклыгын югалтмый яшәгәннәр. Сабырлык үзе үк хөрмәт-ихтирамга китерә. Бүген дә күпләргә үрнәк булып гомер кичерә алар. “Әни гаҗәеп сабыр, акыллы иде. Без көнозын эштә булгач йортның, тормышның терәге булды”,–дип дога белән искә ала ул, 29 ел бергә яшәгән кайнанасы Хәдичә апаны. Бер-бер артлы дөньяга килгән балалары Хәлим, Гөлчәчәк, Миңнегөл, Миңнулла күбрәк Хәдичә әбиләре тәрбиясендә үсәләр. Бүген һәркайсының үз тормышы, гаиләсе. Төп нигездә уллары Миңнулла калган. “Киленебез бик әйбәт,–дип Лилияне мактап ала Хәбибрахман абзый. –Хәер, кияү-киленнәремнең берсенә дә тел-теш тидерә торганнардан түгел, кода-кодагыйлар белән дә аралашып торабыз»,–дип өсти ул.
8 онык, 2 оныкчыкка гомер биргән балаларында бүген үз дәвамнарын күрә Галәветдиновлар. Намус белән яшәлгән, кар бөртекләредәй үз аклыгын югалтмаган яшәешнең матур дәвамы ул... Аларда җиләкле аланнарның яме, кояш нурларының җылысы, яктылыгы чагыла.
Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia