Хан булырлык Бәйрамхан
Аның хакында, кулны күкрәккә куеп, район өчен зур хезмәт куйган кеше дияр идем мин.
Ул күп еллар дәвамында районыбызның җитәкче постларында эшләгән, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Бәйрамхан Фатыйхов.
Хан булырлык Бәйрамхан
Ул үзенең барлык дәрәҗәләренә шәхсән тырышлыгы, үҗәтлеге, максатчан булуы,тынгысыз характеры белән ирешкән зат. Хәтерем ялгышмый, бер авылдан булгач бигрәк тә, конфет-прәнкәләрдә назлы бала булып үсмәде ул. Фатыйх абый белән Гамилә апа биш ир баланы хезмәт тәрбиясе биреп үстерделәр. Мәктәптә укыган чакларында ук уфалла арба тәртәсенең бер ягыннан Нурислам абыйсы тотса, икенче ягы Бәйрамханга тиде, энекәшләре арттан теркелдәделәр. Йортларында мал-туар мулдан асралганлыктан, азыгын да мулдан әзерләргә кирәк булды. Печәнен дә чаптылар, кукуруз арасындагы чүп үләне, елгалыклардагы кычытканы, урмандагы сәрдәсе, көзен-кышын эскерт калдыгын чистарту, элмәгә йөрү дисеңме - күрсәтте тормыш үзенең ормыш якларын аларга. Колхоз бәрәңгесен, чөгендерен алу, борчак чабу, печән төяү, тракторчы ярдәмчесе булып эшләү - барысы тиде алар өлешенә. Бер караганда, хезмәткә бирелгән баланың укуга игътибары калмый, вакыты да җитми кебек. Бу очракта киресенчә, мәктәпнең уку алдынгылары стендыннан аларның фоторәсемнәре төшмәде дә. Ул чорларда югары уку йортына керүче турындагы хәбәрне сәер-шаккатмалы бер яңалык итеп кабул итә иде авыл халкы. Ә менә алар мәктәптән беренчеләр буларак дип әйтерлек вузларга сукмак салдылар. Бәйрамхан авыл хуҗалыгы институтында агроном белгечлеге буенча белем эстәде. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан дипломлы егетнең тәүге хезмәт чирканчыгы алуы туган авылы басуларыннан башланды. 3500 гектарда бөртеклеләр иккән, 4 мең чамасы дуңгыз тоткан, берничә савым сыерлар фермалары булган, гомумән, район күләмендә иң зур хуҗалыкларның берсе саналган Г.Тукай исемендәге колхоз аның өчен зур сынаулар полигонына әйләнә. Беренче көннәреннән принципиальлеге белән үзен күрсәтергә өлгергән агрономнан тәүге вакытларда шүрләп калучылар аз булмады.Комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче буларак, үземне дә шундыйлар рәтенә кертәм. Урып-җыю чорында шомартыбрак йөрергә яратучыларның комбайннарында суктыру барабаннары кысыла төште, ашлык йөри торган шнекларга махсус брезент япмалар кигезелде, бункерларны тутырып бушату гамәлгә керде, басып калган камыл озынлыгы шырпы тартмасы биеклеге белән үлчәнде. Болар исә комбайнчылар арасындагы низагларга киртә кую мәсьәләсендә нәтиҗәле адымнар булдылар. Принципиальлек дигәннән, аны бу сыйфаты бар хезмәт юлы буе озатып йөрде. Беренче карашка усал, кырыс кеше буларак кабул ителсә, соңрак аны гел башкача кабул итте хезмәттәшләре, янәшәдәгеләр дә. Беренче җитәкчесе–колхоз председателе Андрей Васильевич Степанов яшь белгечкә төпле белеме, үз сүзе булганы өчен зур хөрмәт белән карады. Аның фикерләренә еш колак сала торган булды. Колхоз район буенча көзге бодай чәчәргә тәвәккәлләде бер елны.Көзге арыш мәйданын да күпкә арттыра төштеләр. Андрей Васильевичның энә өстенә басып йөргәндәй борчылганнарын хәтерлим, уҗымнарның кышны исән чыгарына ышанып җитмәде бугай хуҗа кеше. Икенче елда исә урып-җыю нәтиҗәләре буенча хуҗалык уртача уңышны алдагы ел белән чагыштырганда бермә- бер артык алды.Уңышлы чыккан экспериментка хуҗалык җитәкчесе дә, агроном да уртак сөенделәр.Тәвәккәл таш яра әйтеме тагын берничә ел рәттән алар файдасына эшләде. Аннан, аммиак суы, сусыз аммиак белән эшләү, комбисилос салу, тагын әллә ничаклы яңа технологияләр, интенсив алымнар районда беренче буларак биредә тормышка ашырылдылар.Тәҗрибәгә районнан гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдән килүчеләр дә аз булмады. Исемең таныла икән, димәк, сиңа район җитәкчелеге дә игътибарын юнәлтә: перспективалы кадрлар сафында күрә башлый. Уңышларыңның югары даирә җитәкчелекнең уч төбендәге серле үлчәүгә салынып үлчәнә башлавы, инде монысы хезмәт вазыйфаңның якын вакытта үзгәрәчәгенә сигнал дигән сүз. Нәкъ шулай була да, Бәйрамханга яңа вазыйфаларны бер-бер артлы тәкъдим итеп кенә торалар. Каршы килеп була торган замана түгел - “туган партия” кая куша, шунда барасың: авыл Советы председателе, парторг, районның баш агрономы, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары, район партия комитетының икенче секретаре. Соңрак иңбашына тагын да олырак йөккә исәпләнгән камытлар менеп утыра - район Советы башкарма комитеты рәисе, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары. Аның хезмәт юлының кайсы гына чакрымнарына тукталсак та, район хакына тугарылмый башкарылган колачлы эшләре күзгә ташлана, район тарихында матур эз калдырган якты сукмаклар пәйда була, дистәләгән колачлы объектлар, районны аркылыга-буйга тоташтырган асфальт юллар, газ торбалары, берничә дистәләгән күперләр тарихи һәйкәл булып калка. Урахча, Трой-Урай авыллары халкы ничә еллар дәвамында Бәйрамханны үз ханы санап яшәде. Бу авыллар бүгенге көндә матур тормыш белән яши икән, монда аның искиткеч бәһале-күләмле өлеше бар. Әгәр вакытында ул Урахчага кураторлык итмәгән булса, сүземне курыкмыйча әйтәм, ай-һай бүген авыл исән булыр идеме икән?! Чулман ярларын ныгыту сәясәте белән янып-көеп йөргән чакларында Трой-Урай авылы өчен ут йотмаса, авылның бүгенге язмышы ничек булыр иде икән?! Хәтерем ялгышмаса, бирегә ташны Самара өлкәсенең Жигули тавыннан йөзләгән рейслар кайтардылар. Шул нигездә, авылны "йотарга" торган Чулман елгасының яры бер километр өч йөз метрда гомерлек крепость булып ныгытылды. Еш кына өлкән буын җитәкчеләрдән: “Балык Бистәсен газлы, юллы итүдә, Кама ярларын ныгыту, шуның белән район үзәгенең бер өлешен саклап калуда Бәйрамханнан да риясыз йөгергән кеше булмагандыр”,- дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Хаклык та бар бит!
Нык сөенгән чакларына еш юлыкканым булса да, соңгы эш урынында ул үзен аеруча канәгать тотты. Хезмәт юлының йомгаклау өлешен кайчандыр үзе төзегән, файдалануга тапшырган объектларга газ хезмәте күрсәтү оешмасының (гадиләштереп әйтсәк, райгаз!) җитәкчесе буларак үтү аның күңелендә аеруча бер горурлык хисе уяткандыр, мөгаен. Оешмага керү сукмагыннан алып, бинасын, территориясен, коллективтагы аураны, хезмәт дисциплинасын нигездән уңай кыйблага үзгәртте ул. Эшлә генә, барлык кулай шартлар тудырылды биредә. Әле дә райгаз диюгә, әлеге оешманы республика, районкүләм таныткан Бәйрамхан Фатыйх улы күз алдына килә. Коллектив ул тудырган рухта, аның сулышы белән яши сыман. Көчле җитәкчедән соң булганны бетерү дә нык кыен дип тиккә генә әйтмиләрдер. Кайда гына хезмәт куймасын, үз кулы, нәтиҗәле эш итү алымы, стиле белән үзгә аерылып торды шул.
Бүгенге көнендә аның өчен шунысы аеруча кыйммәтле - капкасын ачып чыксынмы, урам буйлап атласынмы, кибеткә килеп керсенме, олылап, танып исәнләшәләр, яшәеше, саулыгы белән кызыксыналар. Аның җавабы эчкерсез вә ихлас: ”Аллага шөкер, әлһәмдүлилләһ!”. Кеше күзенә туры карап сөйләшерлек намуслы үткәне, хәләл тапканы, янәшәсендә күңел баеклап яшәр өчен балалары, оныклары бар. Гомеренең тагын бер матур өлгесе булган җитмешенче язына бәхетле адымнарында атлап керә ул.
Вазыйх Фатыйхов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа