Күңеле иманлы, эшләре уң Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылыннан Илдар Сәхиповның
Бу тормышта шундый сокландыргыч кешеләр бар. Алар хезмәтләре, гаиләдә тоткан урыннары, яшәү дәрәҗәләре, оста куллары, керсез күңелләре белән күпләргә үрнәк булып торалар. Кече Укмас авылыннан Илдар Сәхипов әнә шундый күркәм затларның берсе.
Быел үзенең ярты гасырлык гомер бәйрәмен каршыларга йөрүче Илдарыбызның кулыннан ни генә килми. Ул үзе дә: Нәрсәгә алынсам да, иң беренче нәүбәттә Раббым ярдәменә һәм үземә ышанам, - ди. Сүзләренә ышанмый мөмкин дә түгел. Язын хуҗалыкта тракторга утырып чәчү чәчә, көзен исә үзе чәчкәнне җыеп алуда катнаша. “Логос” җәмгыятенең ышанычлы механизаторы ул. Гомеренең ике дистәдән артык елында язгы-көзге кыр эшләрендә трактор, урып-җыюда комбайн штурвалы артында хезмәт куйган Илдар. “ДТ-75” тракторлары, “СК-4” комбайннарыннан башланган хезмәт юллары аны инде бүгенге “Нью Холланд”, ”Джондир” кебек замана техникаларына күчергән. Иң куанычлысы,аның уңышлары белән хуҗалык җитәкчеләре генә түгел, район горурлана. Логослылар быел 6 меңнән артык гектарда чәчү үткәргәннәр. Бу саннарда аның өлеше аеруча саллы. Югары уңышлары белән даими шатландырып килә ул. Бер булганнан бар да була дигән канатлы сүзләр аның өчен яңгырый сыман. Хуҗалыкларында да тәртип аларның. Дүрт савым сыерлары гына бар. Алар янәшәсендә үгез, бозаулары, кош-корты.
-Сыерларны саву, тәгамгә әйләндереп өстәлгә чыгару,авылдашларга сату,туган-тумачаларга күчтәнәчкә өләшү - барысы тормыш иптәшем Рәйсә җаваплылыгында, - ди йорт хуҗасы. Рәйсә исә авылның сөтен җыючы вазыйфасын да башкара икән.
- Мин Илдарга бик рәхмәтле.Шулкадәр кешелекле ул. Минем әти-әниемне шушы йортка сыендырып, аларны соңгы юлга озатканчы минем ышанычлы канатым,ярдәмчем булды.Кайберәүләр үз әти-әниләренә дә андый хөрмәт күрсәтмиләр,-дип сүзгә кушылды Рәйсә.
Алар үзләре төзегән җитешле җиһазланган матур.иркен йортта яшиләр. Бакчаларына чыксаң, тирә-юньдәге табигать хозурлыгына сокланып туймаслык: чишмә челтерәп тора, киң җәйләүне икегә бүлеп инеш ага. Бер читтә авылдашлары балык каптыра. Илдар Сәхиповнең генә кинәнеп шуларны күзәтеп утырырлык вакыты кысан. Ул бүгенге көндә авылның имам-хатыйбы вазыйфасын да башкара. Аның азан әйтеп мәчеткә авылдашларын чакырасы, аларга вәгазь сөйлисе, алар белән янәшә утырып намаз укыйсы бар. Ул бу юлы шунда ашыкты.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа