Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

“Кама-Агро” хуҗалыгында эшләүче Фәргат Хәмидуллинга тиңнәр юк

Без  “Кама-Агро” хуҗалыгына килгәндә терлекчелек  фермалары янәшәсендәге мәйданда сенаж салу эшләре гөрләп тора иде.

Күптәнге танышым, хуҗалыкның алдынгы механизаторы Фәргат Хәмидуллин техникасы белән биредә кырдан кайтарып бушатылган яшел массаны таптатып тора. Ул һәр вакыт производствоның алгы сызыгында хезмәт куя. Бер сүз белән әйткәндә, ул биредә алыштыргысыз механизатор, ел әйләнәсе эштән бушамый, бер минут та тик торуны  белми торганнардан. 
Үзенең хезмәт юлын күп кенә авылдаш егетләре кебек ул да кечкенәдән техника арасында чуалудан башлый.  Ә инде 6 нчы сыйныфлардан соң аны Вәгыйзь абыйсы Садыйковка комбайнчы ярдәмчесе итеп билгелиләр. Бай тәҗрибәле бу игенчедән ул үзе өчен кирәкле күп файдалы нәрсәләргә өйрәнә. Яшьләр гадәттә бер-берсенә тартылучан булалар бит инде, ул да  буш вакытларын  үзеннән аз гына олырак яшьтәге, елның-елында үз хуҗалыкларында гына түгел район күләмендә мактаулылар рәтендә булган игенче Зиннур Сибгатуллин янәшәсендә үткәрергә ярата. Аның яшьләргә карата аеруча игьтибарлы булуы, барысын да бик  җентекләп аңлатуы, төшендерергә тырышулары бер дә бушка китмәгән күрәсең. Бу игенченең үтемле йогынтысы нәтиҗәсендә малай күңелендә трактор, комбайннарга карата кызыксынулары арта, әнә шулай кечкенәдән ул алар белән идарә итәргә өйрәнә. Монда, әлбәттә инде,  күпләр өчен Зиннур остаз ролен үти. Мәктәптән соң район үзәгендәге техник училищега да Фәргат иптәшләре белән аның киңәшен тотып укырга керә. Әйтергә онытып торам икән әле, ул бу уку йортының Балык Бистәсенә күченеп килгәч иң беренче чыгарылышы төркемендә дә була әле. Шулай итеп тарихи группа составында укуын тәмамлап кайткач егет хуҗалыкта «МТЗ-50» тракторында эшли башлый. Ә урып-җыю вакытында “Сибиряк” комбайнында хезмәт куя. Үзенең 45 елга якын механизатор булып эшләве дәверендә ул төрле  маркалы “кыр кораблары”нда   хезмәт куярга өлгерә. Шуңа күрә аны бүген биредә үз эшенең остасы, дип атап йөртәләр дә инде. Тикмәгә генә үзенә һәр елда диярлек хуҗалыкка яңа кайткан катлаулы техникаларны сынап, тикшерү максатыннан тапшырмыйлардыр дип беләм. Димәк, җитәкчеләр тарафыннан үзенә күрсәтелгән олы ышанычны аклый белә ул. Без килгәндә дә Фәргат яшел масса таптатуда хуҗалыкка күптән түгел генә кайткан  яңа «ХТА-208»  тракторында эшли иде. Бик уңайлы, идарә итәргә җайлы техника, дип безнең белән дә сөенечен уртаклашып алды  егет. Биредә бүген аны бик күпләр, эштә аңа тиңнәр бик сирәк, дип мактап телгә алдылар. Әнә шулай биредә Фәргат Хәмидуллин катнашуындагы һәр эш көйле, җайлы бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса