Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Кайсы яшелчәләрне көздән утыртырга була?

Яз көне чәчкән укроп тиз генә тишелми. Аны көздән чәчүе кулайрак. Ул +3 градуста тишелә башлый. Шуңа күрә аны төнлә температура -2, -3 булганда гына чәчәбез.

 

 Петрушка да, укроп шикелле үк, +2 градуста тишелә. Аны да көн суыткач кына чәчәләр. Орлыкларны 1–1,5 см тирәнлегендә күмдерәләр. Эре яфраклы сортларны чәчү отышлырак.

Күпләр кишерне дә көздән үк чәчеп калдыра. Кишер йомшак туфракта гына яхшы үсә, шуңа да түтәлне җентекләп әзерләргә, туфракның көпшәклеген арттыру өчен черемә, ком, пычкы чүбе, салам ише нәрсәләр кертергә кирәк. Ләкин тирес кертмәгез, тиресле җирдә кишер начар үсә, тәмсез була. Кишерне температура +2, +4 градуста чәчәләр. Орлыклар 3–4 см тирәнлектәге буразналарга чәчелә.

Суганны да күпләр көздән утырта. Көздән утыртылган суган авыруларга бирешми, чыдамрак була. Суганны җир туңарга ике атна кала утырталар. Ә орлыгын исә (чернушка дигәнен) җир туңдыргач кына чәчәләр. Суганны 3,5–4 см тирәнлектә утырталар, ә орлыкны 2,5 см итеп күмдерәләр.

Борчакны да көздән чәчәргә була. Язгы дымнан ул тиз һәм яхшы тишелә, уңышы да иртәрәк өлгерә.

Көздән чәчелгән яшелчәләрне кышка мүлчәләп калдыралар. Мүлчә ролен салам, печән, пычкы чүбе, черемә, корыган яфраклар үти ала. Салкыннар башланып, кар яумаса, мүлчә орлыкларны өшүдән саклый. Ләкин яз көне түтәлләрне мүлчәдән ачарга, җиргә җылынырга ирек бирергә кирәк.

 

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/t%D3%A9rled%D3%99n-t%D3%A9rle-ni-t%D3%A9rle/kaisy-iaselcalarne-kozdan-utyrtyrga-bula

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса