Юлларыңа бәхет яугыры
Автотранспортчыларның һөнәри бәйрәме алдыннан бу иң җаваплы хезмәт кешеләре- укучы балалар йөртүчеләр белән очрашырга карар кылдык.
Район мәгариф бүлегендә безгә аларның унҗидесенең дә үз эшләренең чын осталары булуын әйттеләр. Шулар арасыннан Урахча мәктәбендә автомобиль йөртүче исемен мактап телгә алгач шул якка юл тоттык. Иңендә илле еллык хезмәт стажы булган Шамил Бәйрамхан улы Җәләлов бу җаваплы һөнәр серләренә хәрби хезмәткә китәр алдыннан укып өйрәнә.
Күгәрчен мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керер алдыннан әнисез калган малай, кечкенәдән авыл хуҗалыгы институтында белем алу турында хыялланып үсә. Әмма ул чорларда хәрби хезмәт беренче урында булганга мәктәпне тәмамлаган егетне автотранспортчылар курсына укырга җибәрәләр. Аннан соң район «Сельхозтехника» берләшмәсенә аны ягулык ташу эшенә билгелиләр. Бу җаваплы хезмәттә егет ярты ел эчендә бер дигән күнекмә ала. Ә солдат хезмәтен ул ерак Германиядә үтә. Анда да вакытын бушка үткәрми, институтка укырга керергә әзерләнә. Биредә математика кебек төгәл фәнне яхшы белгән рота командиры аңа зур ярдәм күрсәтә.
Туган авылына кайткач колхоз идарәсеннән авыл хуҗалыгы институтына юллама сорап кергәч, ул чордагы җитәкче Сәлим Шәрипов аңа, «колхозга инженерлар кирәк», дип егеткә Чистай техникумына юллама язып бирә. Укырга керү имтиханнарын бик яхшы билгеләренә тапшыра ул. Дипломлы белгечне күрше Трой-Урай авылының “Береговой” колхозына билгелиләр. Легендар җитәкче Алексей Зимуров янәшәсендә ул бай хезмәт тәҗрибәсе туплый. Шуннан соң аңа район автотранспорт предприятиесендә дә хезмәт куярга туры килә. Үз хезмәтенең остасы, эшен җиренә җиткереп башкаруын күреп районның элеккеге җитәкчесе Михаил Виноградов егетне тагын да җаваплырак эшкә “Урахча” хуҗалыгына баш инженер итеп җибәрә. Шулай итеп бүгенгәчә, инде ике дистә елдан артык ул гаиләсе белән шунда гомер кичерә. Тормыш иптәше Дания белән ике бала тәрбияләп үстереп, аларга тормышта үз юлларын табарга булышалар. Бүгенгесе көндә ул мәктәп автобусында балаларны укырга йөртә.Шулай итеп иңендә ярты гасырлык автотранспортчы стажы булган Шамил абыйлары әле бүген дә юлда. Әти-әниләрнең дә күңелләре тыныч, балаларының язмышы ышанычлы кулда булуына чын-чынлап сөенәләр алар.
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia