Җитди имтихан тоттылар
Районыбыз хезмәт коллективлары һәм барча халкыбыз киләчәккә матур уй-хыяллар белән Яңа елны каршыларга хәстәрләнеп йөргәндә мәгариф хезмәткәрләре бик матур чара үткәрделәр.
Рәсемдә Сулдан уңга: Венера Юнысова - Котлы Бөкәш мәктәбе математика укытучысы, Гүзәлия Бәдретдинова - Корноухово мәктәбе туган тел һәм әдәбият укытучысы, Крюкова Лариса Юрьевна - Балык Бистәсе гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Анна Смирнова - Масловка мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Аны гади һәм гадел төстә оештыра белүләре аеруча күңелдә уелып калды. Бу көнне балалар иҗат үзәге иртәдән мәгариф хезмәткәрләре белән тулган иде. Залда «Ел укытучысы» конкурсында катнашучылар һәм алар өчен борчылып йөрүче дуслары, хезмәттәшләре һәм якыннары җыйналганнар. Иң элек район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков тәбрикләү сүзләре белән чыкты. Ул кыскача гына үз вазыйфаларын яхшы белүче яшь укытучыларыбызның өлкән яшьтәгеләр арасында тәҗрибәләрен даими арттыруларына сөенечләре белән уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, әлеге конкурста 18 мәктәптән 63 укытучы катнашкан. Беренче тур йомгаклары буенча 13 мәктәптән 27 укытучы җиңүче калган. 10 нчы декабрь көнне Олы Елга мәктәбе базасында икенче конкурста, аннан соң 11-12 декабрь көннәрендә гимназиядә өченче конкурста комиссия 23 күрсәтмә чыгышларын карап бәяләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia