Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Исхак ага Сәлахов авылдашлары өчен үрнәк шәхес

Зәңгәр Күл авылына бару ниятебезне белдергәч Күгәрчен авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин безгә Сәлаховлар гаиләсен мактап телгә алды.

Тугызынчы дистәне ваклап килүче бу хезмәт ветераны төпчек улы Нияз гаиләсенең күрке булып гомер кичерә. Тик менә хатыны Хәсәнә апа гына бик вакытсыз, 56 яшендә арабыздан китеп барган. Аларның үз вакытында тупланган бай тормыш тәҗрибәләре чын мәгънәсендә кыйммәтле хәзинә.
Гомумән, Исхак абыйның нәселе авылда мактаулылар исемлегендә, барысы да үз хезмәтләре белән гомер кичергән. Әтисе Габдулла 39 яшендә Бөек Ватан сугышында  һәлак булган. Күп еллар дәвамында аның хәтта кайда ятып калганын белүче дә булмаган. Шактый вакытлардан соң гына барысы да очраклы төстә ачыклана. Сугыш кырында калган Габдулла абзыйның энесе (ул бик нык абыйсына охшаган була) шифаханәдә ял иткәндә, аның янына берәү килеп, сез Габдулла Сәлаховның туганы түгелме, дип сүз башлый. Бу чит кеше абыйсының командиры, гвардия майоры булып чыга. Ул фронтташ дусты турында  күңел түрендәге истәлекләре белән уртаклаша, аның тәвәккәл, кыю, батыр йөрәкле разведчик булуын һәм фашистларның югары чиндагы офицерын кыйммәтле документлары белән әсир алып кайтулары хакында  сөйләп эчен бушата. Тик чираттагы операция алар өчен фаҗигале тәмамлана,  7 кешелек группадан ике егет кенә әйләнеп кайта. Командирлары, якташыбыз, Зәңгәр Күл  егетен Ленинград янәшәсендәге  авыл зиратында  олылап җирләнүен хәбәр итә. Шушы вакыйгадан соң ул абыйсының каберен  барып күрергә күпме генә талпынып караса да тормыш мәшәкатьләре белән җае чыкмый. Исхак абзыйның да инде бүген  олы яшьтә булганлыктан ерак юлга чыгарга бик күңеле  тартмый.

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса