Исламия апа белән Әгъзәмулла абый Шәфигуллиннар тормыш сынауларын бергә кичергәннәр
Гомернең бәрәкәтлесе язылган алар язмышына. Тормыш йөген тигез иңнәрдә күтәргәннәр, шатлык-борчулары уртак булган.
Эш буенча сәфәр кылсам ни өчендер мине районыбызның читтәге авыллары, анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешләре кызыксындыра. Һәр авылның йөзек кашы булырдай хөрмәтлеләрен күрәсем, танышасым килә.
Яңа Сала авылыннан Исламия апа белән Әгъзәмулла абый Шәфигуллиннар белән танышуыбыз да шул уңайдан булды. Тышкы яктан ук үзенә тартып торучы иркен йортта яши әлеге гаилә. Өйнең һәр почмагыннан якты нур сибелә.
–Бүгенге матур тормышка җиткәнче авырлыкларны күп күрдек инде без, балам. Без бит сугыш елы балалары. Үзем 1932 елгы. Тумышым белән Таулар авылыннан. Дүрт бала үстек. Рәхәтенә караганда михнәте күп булды инде ул вакытларның, - ди Исламия апа.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Луиза Ананьева,
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев