Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Исламия Гайнуллина хезмәте белән мактаулы

Халкым «алма агачыннан ерак төшми» дип, белми генә әйтмәгәндер инде.

Үзләре кебек уңган булган, ачык йөзле, киң күңелле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган балалар үстергән, авылыбызның олы хөрмәткә лаек булган Сәвия апа белән Миневәгыйз абый Гайнуллиннар турында китап язарга мөмкин булыр иде. Алар 6 бала табып, тәрбияләп, чын кеше итеп үстергән, тирән белем биргән ата-ана.
Алты балалары да укып, гаилә корып, тормышларын авыл җиренә бәйләп, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Алар арасында шәфкать туташлары, укытучы, мәктәп директоры һәм башка хезмәт ияләре дә бар.
Ни кызганыч, бер уллары гына яшьли араларыннан китеп барды. Сарман яклары Вәзыйхны һаман да зур хөрмәт белән сагынып искә алалар. Урыны оҗмах түрләрендә булса иде. 
Минем шушы 6 баланың иң олысы, авылыбызда матур итеп гомер кичерүче, шул гомеренең 40 елын кешеләр сәламәтлеге сагында торучы Исламия апага тукталып каласым килә.
Читтә гомер кичерсәм дә аның турында гел җылы, мактау сүзләре ишеткәли идем. Инде менә яман чир безнең ишекләрне кагып, энекәшемә кагылгач, мин моның шулай икәнлегенә инандым.
Химия терапия бик катлаулы, күп анализлар, язулар сорый торган дәвалану чарасы. Аннан соң да бик күп өстәмә дәва сорый торган ул. Нәкъ шушы вакытта, Раббыбыз безнең каршыбызга фәрештәгә тиң Исламия апаны чыгарып куйды да инде. 
1 елда 8 ай дәвалану аралыгында без аңа кайбер көннәрне, хәтта төннәрен дә 3- 4 әр тапкыр да мөрәҗәгать иткәнбездер. Көн-төн булсынмы, ул бер вакытта да караңгы чырай күрсәтмәде, ярдәмгә ашыкты. Акыллы киңәшләре, тәмле теле, шифалы куллары, ачык йөзе белән минем энекәшемә яшәү көче өстәп торды. 
Инде район җитәкчелеге аның хезмәтен югары бәяләп Мактау кәгазе тапшырган фотоны күргәч авылдашым өчен чын күңелемнән сөендем.  Ә шулай да иң кыйммәтле бүләк минемчә -  кешеләрнең сиңа булган ышанычы, рәхмәте һәм хөрмәтедер.
Исламия апа бүгенге көндә Галимулланың тугры тормыш иптәше, ике баланың газиз анасы, өч оныкның яраткан дәү әнисе һәм бик күпләрнең сакчыл фәрештәсе. Аңа киләчәктә дә уңышлар, бәхет-шатлыклар насыйп булсын.

Фәнис Мөхәммәтҗанов.
Түбән Тегермәнлек авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев