Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Ислам Абдуллин: " Һәркемнең үз мәшәкате үзенә җиткән"

Хәзер инде зур үзгәрешләр авыл хуҗалыгы тармакларына да елдан-ел ныграк үтеп керә башлады.

Әле берничә ел элек кенә авыллардагы техника утарларында тимерче хезмәтеннән һәркем киң файдаланса, бүген аларның саны районыбызда исәпле генә калып бара. “Районыбыз капкасы” дип йөртелгән Олы Елга авылы машина-трактор паркында бу хезмәтне бик урынлы итеп, алыштыргысыз һөнәр дип атап йөртәләр. Биредә булганда хуҗалыкның баш белгече Газиз Хановтан  без әлеге һөнәр иясе турында шактый мактау сүзләре ишеттек. “Тимерче хезмәтеннән башка бик кыен хәзер. Кинәт кенә кызу эш вакытында чәчкеч яисә культиватор сафтан чыкса, ул детальне тотып бөтен районны әйләнсәң дә таба алмыйсың. Элеккеге еллардагы кебек  беркем дә сине колач җәеп каршы алмый. Һәркемнең үз мәшәкате үзенә җиткән,”- диде ул һәм безне хуҗалык алдынгысы - тимерче Ислам Абдуллин белән таныштырды.

Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, тимерчелек эчендәге ниләр генә юк. Эш барышында гади генә тимер кисәген эзләп аптырыйсы да юк - барысы да кул астында. Чыннан да нинди эшкә алынса шуны булдыра торганнардан икән ул. Кайбер хуҗалыклардагы кебек тырмаларны гына төзәтеп калмыйча, комбайн-тракторларны сафка бастырырга да ярдәм күрсәтә. Биредә булган 400 дән артык тырманы  сүтеп яңартып җыю тулысынча аның вазыйфасына керә. Эшенә бервакытта да канәгатьсезлек белдергәннәре юк, хезмәтеннән һәркем канәгать.

Әлеге авыр һәм күп көч-куәт  сорый торган һөнәр нечкәлекләренә абыйсы Исмәгыйльдән өйрәнеп калган ул. Үзвакытында хуҗалыкта 26 ел хезмәт куеп лаеклы ялга чыккач тәвәккәлләп эшкә алынган. Тиздән инде аның биредә эшләвенә дә 21ел тула. Үз хезмәтенең остасы хуҗалыкта игенчелек һәм терлекчелек тармакларының тотрыклы эшләвенә, бер-берсенә ялганып көйле баруына да сөенечен  белдерде. Агрофирмада эш кешесенә кадер-хөрмәт күрсәтелүе һәм иң әһәмиятлесе - хезмәткә түләүнең  тоткарлыксыз бирелү шатлыгы белән дә уртаклашты тимерче. Бүген ул биредә һәрбер механизатор кебек басуда үстерелгән игеннәрне мөмкин кадәр  югалтуларсыз һәм тоткарлыксыз суктырып алып урнаштыру өчен көчен кызганмыйча эшли.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса