Исән-имин йөреп кайтсыннар
Һәр ата-ана баласының җәмгыятебезгә файдалы, хөрмәтле кеше булып үсүен һәм иң әһәмиятлесе, сау-сәламәт булуын телиләр.
Бәтке авыл җирлеге башлыгы Фәнис Динмөхәммәтовны бик күптәннән яхшы белсәм дә үзе һәм гаиләсе турында киңәеп сөйләргә бер дә яратмады ул. Шундый тыйнак, тырыш хезмәткәрдән югыйсә үз биләмәләрендә яшәүчеләр хакында сораштырып, байтак кына гыйбрәтле язмалар хәстәрләргә туры килгәләде. Ә менә бүгенгесе көнне махсус хәрби операциядәге улы Данис турында кызыксынуыма уңай җавап бирүен ул гел кичектереп килде. Югыйсә, үзенә дә аның Ватан сагындагы егетләребезгә райондашларыбыз тарафыннан җыелган хәйрия ярдәмен күп мәртәбәләр илтергә туры килгәләде. Әмма, язма хәстәрләү турында сүз чыккач ашыгыч карар кабул итмичә соравымны җавапсыз калдырды. Шулай да үҗәтлегемне җыеп аның тормыш иптәше Дания ханым белән элемтәгә чыгып уллары хакында язма хәзерләргә ризалыкларын алуга ирешә алдым.
Динмөхәммәтовлар үзләренең тату гаиләләрендә ике малай тәрбияләп үстереп олы тормыш юлына чыгарганнар. Һәркайсына югары белем алырга, үз тормышларын корырга булышканнар. Иң әһәмиятлесе, алар икесе дә югары белемле белгечләр булып җитешкәннәр, халкыбызга файдалы һәм авыр минутларда таянырлык ышанычлы егетләр булып үскәннәр. Илебездә хәрби операция игълан ителгән көннән башлап олы уллары Данисны мобилизация буенча шунда чакырып алалар. Укытучылары аны, мөгаен, бу малай бер дигән офицер булыр, дип фаразлаганнардыр. Чөнки ул кечкенәдән әнә шундай асыл сыйфатларны үзендә сыйдырган.
Автор Идрис Аметов
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia