Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе районында зур эшләре белән эз калдырган җитәкче

Районыбызның данлы үткәнендә көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган хөрмәтле ветераннарыбызны онытырга һич кенә дә ярамый.

Үз өлешләренә шактый авыр еллар туры килсә дә алардан бервакытта да зарлану сүзләре ишетмисең. Кырык елдан артык җаваплы вазыйфалар биләгән районыбызның хөрмәтле хезмәт ветераны Талип Кашап улы Имамиев үзенең хезмәт юлын терлекче буларак башлауын мөгаен күпләр  белмиләрдер дә әле. Ул районыбызның Чаллыбаш авылында ишле гаиләдә туып үскән. Үзләренең җиде балалары янына әтисенең бик яшьли вафат булган апасының нәни кызын да  үз гаиләләренә сыендырганнар алар. Шулай итеп, тормышлары әкеренләп җайланып барганда илебезгә фашист илбасарлары бәреп керәләр. Ишле гаилә туендыручысыз кала, дип тормыйлар җимертеп бригадир булып эшләп йөргән әтиләре Кашәфетдин абзыйны 1942 ел башларында фронтка алалар. Ишле гаиләдә берсеннән-берсе бәләкәй балалары белән  әниләре Нәгыймә апа кулында калалар. Бары тик 1944 ел ахырында әтиләре фронттан каты яраланып туган авылына әйләнеп кайткач  тормышлары бер  җиңеләеп калгандай тоела. Әмма, аңа да җиңел булмагандыр. Район җитәкчеләре дә, хәлең авыр дәвалан димиләр, аны шунда ук “Маяк” колхозы рәисе итеп билгелиләр.

Сугыштан соңгы елларда да авыл кешесе өчен тормыш шартлары бер дә җиңел булмый. Бүгенгедәй куәтле техникалар булмый, барлык эш кул белән башкарыла. Талип та җитәкче малае дип тормый, өлкәннәр белән бергә 13 яшеннән бозаулар көтәргә алына, терлекчелектә хезмәт куя. Гадәттәгечә сигезенче сыйныфны тәмамлагач укуын кичке мәктәптә дәвам иттерә. Хәрби хезмәткә аны Венгриягә чик буе гаскәрәренә алалар.  Аннан кайткач егет үзенең  хезмәт юлын район үзәгендәге сельпода ат җигеп кибетләргә ипи ташу эше белән башлап җибәрә. Берәр елдан соң туган авылына кунакка килгән Рәхилә исемле кыз белән алар гаилә корып җибәрәләр Һәм ярты гасырдан артык  бик матур гомер кичереп өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген аларның иң зур байлыклары – алты оныклары бар. 

Автор Идрис Аметов 

Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса