Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Илмаз Закиров: «Үзенә йөкләнгәнне кат-кат искәртеп тормыйча үзе белеп башкара»

Шушы көннәрдә Кече Әшнәк авылына, Илмаз Закиров хуҗалыгына барып чыгарга туры килде.

 Халык телендә: “Май чүлмәге тышыннан билгеле”, дип нәкъ менә шундыйларны күздә тотып әйтәләр инде. Монда барысы да тулы тәртиптә. Авылдан фермага кадәр яхшы асфальт юл салынган. Ферма янәшәсендә дә тулы тәртип күзгә ташлана. Маллар тук, тыныч кына утарда ашап йөриләр. Янәшәдә генә тигез рәткә байтак кына күләмдә рулонлы печән эскерте тезелеп киткән.
Утарда малларга азык таратып йөрүче тракторчы, ферма биләмәсендә чит кешеләр йөрүен күреп, безнең янга чагып кызыксына башлады. Аның белән  әңгәмәбез тиз ялганып китте.  Ул бар гомерен туган авылы кырларында үткәргән Ринат Галиев булып чыкты. Гаиләдә ике кыз арасында бер малай үскәнлектән, тормыш закончалыгы  нигезендә егет әти-әнисе янында төпләнеп калган. Күп кенә яшьтәшләре кебек авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, күрше Корноуховода урта белем алган. Аннары, шушы авылдагы техник училищега аттестатын тапшырган. Ул вакыттагы таләпләр буенча биредә бераз укыгач аны практик күнекмә үтәргә Шумково авылына җибәрәләр. Ә укуын тәмамлагач  аны шунда эшкә билгелиләр. Алдан килешенгәнчә бер ел хезмәт куйгач, ул район үзәгендәге райтоп оешмасына күчә. Бер ел чамасы эшләгәч хәрби хезмәткә чакыралар үзен. Кечкенәдән әти-әниләренә булышып, эшләп үскәнлектән солдат хезмәтендә дә сынатмый ул. Командирлары тарафыннан бик күп бүләкләргә ия була. Кыска вакытлы ялга кайткач яшьлегендә Корноуховода бер сыйныфка түбән укыган авылдаш кызга күзе төшә аның. Армия хезмәтеннән соң  алар әлеге сөйкемле Рәмиясе белән, ике якның да фатихасын алып, гаилә корып җибәрәләр. Шулай итеп, мәктәптән соң Казан шәһәрендә укып шунда төпләнеп калырмын, дип үзенчә хыялланып йөргән кызга кире туган авылына кайтып яшәргә туры килә. Авыл тормышын икесе дә бик яраталар. Күңелеңне биреп, булсын, дип тырышып йөрсәң һәр коллективта абруй казанырга мөмкин. Рәмияне дә хуҗалыкта беренче көннән үк үз итәләр. Баштагы мәлләрдә ул биредә хисапчы булып эшли, аннары үзен фермага азык цехы мөдире итеп күчерәләр.
 Ринат та ел әйләнәсе диярлек эштән бушамый. Елның-елында диярлек кыр эшләрендә мактала. Әнә шуңа элеккеге колхоз рәисе Илшат Закиров та аны үз итә. Аның белән алар 18 ел бер-берсен ярты сүздән аңлап бик тату эшлиләр. Ул елларда  тракторы белән аңа маллар өчен куерыкны күрше Лаеш районыннан һәм Шомбыт спирт заводыннан күп ташырга туры килә.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасында укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.ң
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса