Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Илмаз Закиров нигә эчке эшләр бүлегеннән китеп, авыл хуҗалыгына кайткан

 Әлеге хуҗалыкка кайчан гына барып чыксаң да һәр тармакта киеренке хезмәт куйганнарын күрергә мөмкин.

Дөресен әйтергә кирәк, бүгенгесе көнне эшлим дип җаны-тәне белән тырышып йөрүчеләргә  бөтен уңайлыклар да бар.

Районыбызда да авыл хуҗалыгы тармагында үз бизнесларын булдырырга теләүчеләргә елдан-ел яңа мөмкинлекләр ачылып кына тора. Мисалга еракка китмичә Кече Әшнәк авылының иң өметле, тырыш, һәр нәрсәне төптән уйлап эш итүче фермеры Илмаз Закировны гына телгә алып үтәсем  килә. Ул 2011 елда әтисе көтмәгәндә вафат булгач, үзенең эчке эшләр министрлыгы системасында полковник дәрәҗәсендәге күңелен биреп эшли торган хезмәт урынын  ташлап туган авылына кайтып төшә. Биредә егет әтисенең эшен уңышлы төстә  дәвам иттереп үз  авылы кешеләрен тотрыклы эш урыны белән тәэмин итә, авылдашларының көндәлек мәшәкатләрен җиңеләйтүдә булыша, халыкның яшәешен, социаль-көнкүреш тормышын беркадәр яхшыртуда килеп туган катлаулы мәсәләләрне хәл итүгә алына. Башка берәү булса, бүгенгесе көнне менә дигән хокук белгече  буларак  дәрәҗәле эшемне ташлап нигә колхозга кайтыйм, дип кул гына селтәр иде. Тик ул күпләрне таң калдырып, үзем ирешкән карьерам дип тормыйча, җиң сызганып әтисе башлаган данлы эшне дәвам иттерә башлый. Шуннан бирле биредә һәр елда диярлек зур күләмле эшләр башкарыла, я булмаса яңа заманча техникалар кайтарыла. Әлеге хуҗалыкка кайчан гына барып чыксаң да һәр тармакта киеренке хезмәт куйганнарын күрергә мөмкин. Әлбәттә инде элеккеге колхоз чорларындагы кебек үк актив булмаса да, производствода эшләре һәрвакыт оешкан төстә бара аларның. Шунысы куанычлы, алар заман таләпләреннән калышмыйча үзләренең материаль- техник базаларын да үз көчләре белән яңартып, ныгытып торалар. Хуҗалыкның терлекчелек тармагы да елдан-ел үсеш кичерә, киңәя,  биналары тәртипкә китерелә,  терлекләр утарында маллар саны да артканнан артып тора. Бүгенгесе көнне аларның фермасында малларның гомуми баш саны инде 370 кә җиткән.

Бу ел һәр бер авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләр өчен дә авыр һәм зур сынау елы булды дисәк һичкенә дә ялгыш булмастыр мөгаен. Биредә дә иген уңышын югалтуларсыз җыеп алып урнаштыру буенча нәтиҗәле эшләр башкарылган. Барыннан да бигрәк, Илмаз Илшат улы Закиров өчен бу ел зур отыш елы буларак хәтердә калыр мөгаен. Чөнки аның шактый озак вакытлар дәвамында куйган нәтиҗәле хезмәте белән,  фермасына мөгезле эре терлекләр кайтару максатыннан Татарстан хөкүмәте ярдәменә ия булды, 3 миллион сум күләмендә грант оту бәхетенә иреште. Аны әле бүген  республикабызда һәркемгә дә бирергә атлыгып та тормыйлар  бит. Исәпләп карасак, мондый ярдәмгә ия булырга хыялланучылар саны шактый күп җыела. Чөнки дәүләт тә ярдәмне беренче чиратта иң ышанычлы, тәвәкәл, булдыклы егетләргә генә күрсәтергә тырыша. Ул халыкка, районга, республикабыз иктисады файдасына эшләргә, җирле тормышны беркадәр җанландыруда үз өлешен кертергә тиеш дип саныйлар министрлыктагылар. Иңендә дистә еллардан артык авыл хуҗалыгы производствосы тәҗрибәсе булган фермерның үзенә күрсәтелгән олы ышанычны уңышлы төстә аклап чыгачагына һич кенә дә шик юк. Моны ул  күп еллар дәвамында үзенең фидакарь хезмәтләре белән раслап килде. Кызу язгы кыр эшләре чорында яисә урып-җыю вакытында производствода хезмәт темпын арттыру ниятеннән еш кына аны трактор руле яисә комбайн штурвалы артында очратырга туры килгәләде миңа. Моны ул үз механизаторларының намуслы төстә, күңелләрен биреп эшләүләренә ышанмавыннан түгел, товар җитештерүчәнлеген арттыруда яңа механизмнарны эшкә җигү ниятеннән башкаруын үзе дә яшермәде. Ул һәр вакыт әнә шулай яңалыкка омтылып, хезмәттәшләренең  эш шартларын яхшырту, җиңеләйтү максатыннан бар күңелен биреп эшләвен дәвам иттерә. Тик менә шуның өстенә әле кайберәүләрнең киеренке эш вакытында килеп, физик төстә булмаса һич югында киңәш бирүләре урынына, бер тиенемә кирәкмәгән гамәлләре, мәгнәсез тикшерүләре белән үзәккә үтүләре генә нык борчуга сала фермерны. Тик нихәл итәсең, бездә мондый тикшерүләр хәзер гадәти күренешкә әйләнә башлады кебек инде, кайберәүләр тарафыннан мондый гамәлләр кабат модага керә башлады кебек.

 

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса