Илфат Хөснетдинов: “Шушы көннәрдә пассажирлар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы урын булдырдык"
Балык Бистәсе пассажир автотранспорт предприятиесе (ПАТП) бүгенге көндә өч юнәлештә эшли. Пассажирлар ташый, Балык Бистәсе-Казан, Казан май комбинаты маршрутлары буенча эшлиләр.
Шәһәр яны маршрутын субсидияләү буенча да сорау карала башлаган. Районнан авылларга өч маршрут ачылачак. “Шушы көннәрдә билет сату кассасы, автобус көтү урыны да яңа бинага күчте. Анда пассажирлар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы урын булдырдык”,- ди әлеге предприятие директоры Илфат Хөснетдинов.
Бүгенге көндә предприятиедә 12 автобус бар. Коллективта барлыгы 20 кеше хезмәт итә. “Автобуста эшләү өчен зур талант кирәк. Игътибарлылык, тәвәкәллек, түземлек таләп итә торган хезмәт бу. Коллектив дус, тату. Шоферларыбыз тырыш, үз эшләренә җаваплы карыйлар. Техниканы чиста, пөхтә йөртәләр. Эш хакын да вакытында алалар”,-дип сөйли директорның урынбасары Рөстәм Сабитов.
Рөстәм Сабитов 30 елдан артык әлеге системада эшли. 1987 елларда АТПда механик булып эшен башлап җибәргән ул. Аннан ремонтлау мастерскоенда, эксплуатация бүлегендә җитәкче була. Бүгенге көндә әлеге предприятие директорының урынбасары. Үз эшен төгәл, яратып башкара. Әлеге хезмәттән башка үзен күз алдына да китерә алмый.
Әлеге оешмада озак еллар хезмәт куючы, үзенең һөнәренә тугры калучы кешеләрнең берсе - Газинур Зыятдинов. Без килгәндә чираттагы рейска җыена иде ул. “Хәерле сәгатьтә булсын дип белгән догаларны укып юлга әзерләнә идем. Хатыным биргән дога китапларын гел үзем белән йөртәм. Алар җанга тынычлык бирә. Юллар уң була”, - дип каршы алды ул. Әйтергә генә ансат, кырык елдан артык гомере руль артынада үткән аның.
(Язманың тулырак вариантын газетабыз битләреннән укый аласыз.)
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа