Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Илһам Хәбибрахманов: » Авылыбыз зур булмаса да тарихы бик бай»

Әтиемнең туган авылы Тауларга аның вафатыннан соң еш йөрдек. Авыл зиратына аның янәшәсенә күп санлы туганнарыбызны соңгы юлга озатырга туры килде.

Шул вакытларда ук игътибарны бер ир-ат җәлеп итте. Ул йолаларны туры китереп, җыелган халыкны берләштереп торуы белән аерылып тора иде. Тора-бара без якыннанрак танышып киттек. Ул Илһам Хәбибрахманов булып чыкты. 
Таулар авылында туып, башлангыч белемне шушы авылда, урта белемне Шомырбаш авылында алып Чистай совхоз техникумында техник-механик белгечлеген үзләштерә. Күпләребез үткән тормыш мәктәбе армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң «Социализм» совхозында белгечлеге буенча эшли башлый.
Әби-бабай, әти-әни тәрбиясе үзен сиздермичә калмый, ул акрынлап дин юлына баса.
- Үзвакытында бабайга мулла, әбигә абыстай вазыйфаларын башкарырга туры килгәнлектән бала чагымнан алар укыган Коръән сүрәләрен, аятьләрен, багышлау догаларны ишетеп үстем. 
Аннан әтием Мөнир авылда имам-хатыйб булып торды. Аның белән инде аңлы рәвештә дини йолаларны, кешене соңгы юлга озату нечкәлекләрен дә үзләштердем.
Аллаһка шөкер, хатыным Гөлнур  белән 40 елга якын гомер итеп ике кыз, малай тәрбияләп үстердек. Шушы мохиттә үскән балалар буларак алар да Ислам динен тотарга тырышалар.  Кече кызыбыз Россия Ислам университетында укып, магистратурада укуын Казан Федераль университетында  дәвам итә. Инсаф белән Гөлсирин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алсалар, Исламия дә шунда укырга кергән. Әти -әниләреннән, бездән күреп оныклар да Аллаһ китабын гарәпчә укырга тырышалар,-ди Илһам хәзрәт.
Үзе туган авылында инде  11 ел имам-хатыйб вазыйфасын башкара. Ә бу вазыйфаның күп өлеше авыл халкы белән аралашып, бергәлектә башкарыла торган гамәлләрдән тора.
Авыл зиратында үткәрелүче өмәләр, ураза ае ифтарлары, җомга һәм биш вакыт намазлар, гаетләр үткәрү - башкарыла торган эшләрнең бик аз өлеше. Илһам хәзрәт башлангычында һәм тарихчы Нурулла Гариф белән бергәлектә Таулар авылының тарихына багышланган беренче китап басылды.  Икенче китапны чыгару юнәлешендә дә актив эшчәнлек алып баралар.
Чаллы ханлыгы урынында бара торган зур күләмле эшләрдә дә халыкны оештыруда аның өлеше зур.
- Авылыбыз зур булмаса да тарихы бик бай. Республика күләмендә танылу алган күп кенә шәхесләргә тормыш биргән төбәк бу.  Алар һәм барлык авылдашларның һәрдаим  ярдәмен тоеп яшибез, -диде Илһам хәзрәт очрашуыбыз ахырында.
Гадилектә - даһилык дигән төшенчәгә туры килеп яшәүче Хәбибрахмановлар нәселенең дә авыл тарихында калдырырлык якты эзе бар.

Нияз Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса