Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Анастасия Хәбибуллина: «Мине көтәләр, алар минем кайгыртучанлыгыма мохтаҗ һәм бу миңа көч бирә»

Анастасия Хәбибуллина тумышы белән Балык Бистәсеннән — ул күп балалы гаиләдә үскән һәм якыннары турында кайгыртырга өйрәнгән. 2024 елдан Анастасия социаль хезмәткәр булып эшли.

Хәзерге вакытта аның тәрбиясендә биш хатын-кыз һәм ике өлкән яшьтәге ир-ат бар. Алар янына килү кечкенә бәйрәмгә әверелә: "Өлкәннәр мине һәрвакыт елмаеп каршы алалар һәм яхшы сүзләр белән озатып калалар. Шуңа күрә мин алар янына сөенеп киләм", - ди Анастасия.
Социаль хезмәткәр вазифасына күп нәрсә керә һәм Анастасия бөтен нәрсәне дә карусыз үти: азык-төлек һәм дарулар китерә; өйдә булыша, тәрбияләнүчеләр белән йөри.
-Барысы белән дә уртак тел таптым, - дип сөйли ул. - Аларның ихласлыгы миңа бик ошый. Миңа алар үз балаларына караган кебек карыйлар, сәламәтлек телиләр, - ди.
Анастасия хезмәтенә тулысынча бирелгән: ул көн саен эштә, ә кайбер тәрбияләнүчеләр янына берничә тапкыр килеп йөри. «Мине көтәләр, алар минем кайгыртучанлыгыма мохтаҗ һәм бу миңа көч бирә", - ди ул. Яз көне кешеләрнең кәефе күтәрелүен, ә өлкәннәрнең хәле сизелерлек яхшыруын күзәтү аеруча шатлыклы.
 Эштән бушагач Анастасияне яраткан гаиләсе көтә. Аның ике баласы бар: улы беренче сыйныфта укый, кызы балалар бакчасына йөри. Ире Салават –тормышта ышанычлы тыл һәм ярдәмче. Кирәк булган очракта ул хатынын машинада өлкәннәр янына үзе илтеп куя. 
Тәрбияләнүчеләрнең ихлас рәхмәте - хезмәте өчен иң яхшы бүләк. Анастасия турында аның ярдәменә мохтаҗ кешеләр бары мактау сүзләрен генә җиткерәләр.
"Анастасия миңа икенче ел ярдәм итә. Без аның белән шунда ук уртак тел таптык. Ул искиткеч кеше: тәртипле, пөхтә. Барысын да җиренә җиткереп эшли, башкалар хәленә керә белә", - ди Елена Никитина.
"Социаль хезмәткәрне миңа 2024 елда билгеләделәр. Настя бик җаваплы: аптекага йөри, рецептлар яза. Ул килешүдә каралганның барысын да эшли", - дип уртаклаша Надежда Петрова, аның улы Вячеслав контракт буенча хезмәт иткән һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булган.
Социаль хезмәткәр булу - ул һөнәр генә түгел. Бу - кешеләрне чын күңелдән ярату һәм булышырга әзер тору, кайгыра белү, катлаулы ситуацияләрдә тынычлык саклауны таләп итә торган сыйфат. Мондый кеше сизгер һәм ихтирамлы, тәртипле һәм оптимистик, энергияле һәм җаваплы булырга тиеш.
Бу сыйфатларның барысы да Анастасия Хәбибуллинага хас. Һәм иң мөһиме - хезмәте аңа чын күңелдән шатлык китерә, тормышны мәгънә белән тутыра һәм, мохтаҗларга кайгырту һәм җылылык биреп, алга барырга көч бирә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса