Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл һәм кеше

“Ибраев” крестьян-фермер хуҗалыгы югары күрсәткечләргә ия

Без район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиевтан терлекчелек өлкәсендә уңышлы эшләп алып баручы хуҗалыкларны атавын сорагач, ул Түбән Тегермәнлек авылыннан ике крестьян-фермер хуҗалыгын атады.

“Ибраев” крестьян-фермер хуҗалыгы шуларның берсе. Бүген ул югары күрсәткечләргә ия. Әлеге уңышка ирешү җиңел бирелми әлбәттә. Моның өчен көн саен максатчан эш алып барырга, тәҗрибәңне һәм белемеңне кулланырга кирәк. Терлекчелекнең катлаулы, күп физик көч сорый торган юнәлеш икәнен алар бик яхшы беләләр иде. Бер ара аларның шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр саны 15 кә җиткән була. Шуңа күрә алар фермер булырга карар кылалар.

2017 нче елны Ибраевлар “Башлангыч фермер” программасы буенча дәүләттән 2 миллион 765 мең сум акча алалар. 1 миллион 700 мең сумга терлек торагы төзиләр, 1 миллион 300 мең сумга терлек алалар. Үз эшләрен 17 сыердан башлап җибәрәләр. Сөтне саклау һәм суыту өчен суыткыч алалар. Бүгенге көндә хуҗалыкта 58 баш сыер асрыйлар. Печәнне үзләренең һәм арендалаган җирләрдән әзерлиләр. Кирәкле эшләрне башкару өчен “Беларусь” һәм “ДТ-75” тракторлары бар. Чәчү һәм урып-җыю вакытларында чыгымнар күп була. “Беренче ике ел бик авыр булды. Хәзер инде безнең хуҗалык “аякта нык басып тора”,- ди Ибраевлар. Ике савым аппаратлары бар.

 

Автор Таңсылу Минһаҗева.

фото автордан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса