Иҗатында яңа борылыш
... Мин кулыма китап алам, Аның изге сәхифәләрен актарам; Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.
Әйе, син кулыңа китап аласың… Беренчел мизгелләрдә әле анда ниләр язылганын белмисең. Китап сине серле дөньяга дәшә. Укый башлау белән, ул синең аерылмас дустыңа, киңәшчеңә, ярдәмчеңә әверелә. Китап үзенең канатына утыртып сине могҗизалар иленә алып китә яисә сине берничә мең елга элгәре чорларга илтеп ташлый, яки ул кешене йөз елга алга алып китә.
Китап укучының күңел кылларын тибрәндерә, мәхәббәт утында яндыра, ләкин нинди генә авырлык килгәндә дә кеше булып кала белүче нык ихтыярлы геройлар белән очраштыра. Тирән эчтәлеккә ия булган шигырьләре белән халык мәхәббәтен яулаган, ә бүген инде үзен проза өлкәсендә сынап, әле яңа гына дөнья күргән «Сания» дип исемләнгән китапның авторы, авылдашыбыз, бүгенге көндә Лаеш районы Сокуры авылында яшәүче үзешчән шагыйрәбез, «Шигъри тамчылар» җыентыгы хуҗасы Гөлсинә Шакированың китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәне китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова алып барды.
Чарада авылдашларыбыз, Казаннан, Балык Бистәсеннән, Лаеш, Арча районнарыннан килгән кунакларыбыз катнашты. «Сания» китабын чыгаруда үзеннән саллы хезмәтен куйган филология фәннәре кандидаты, педагог, журналист Трофимова Сиринә Миннегалим кызының, бик күп китаплар авторы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гүзәл Галләмованың катнашуы кичәбезне тагын да тулыландырды. Сокуры авылы китапханәсе мөдире Индира Романовна белән күрешүгә дә бик шат булдык. Лаеш районыннан килгән «Чулман акчарлаклары» дип исемләнгән иҗат берләшмәсе әгъзаларының да биредә булуы куандырды. Иҗади очрашуга Гөлсинә Шакированың апалы-сеңелле Гөлфирә, Гөлчирә апалары, туганнары, сыйныфташлары да килгән иде.
Авторның «Сания» китабында повесть һәм хикәяләр урын алган. Очрашу барышында автор сорауларга да җавап бирде. Аны шигырьләр, әсәрләр язарга күңел халәте канатландыра. Дуслары, тирә-як мохиттәге үзгәрешләр рухландыра.
– Укучыларым миңа көч бирәләр. ВКонтакте социаль челтәрендәге биттә язылган комментарийларны укыган саен, үземә янәдән язарга көч алам. Ихлас укучыларым барлыгына мин ышанам, - диде ул чыгышында.
Бүгенге көндә Гөлсинә Шакированың ике китабы дөнья күрде. «Шигъри тамчылар» җыентыгында 204 шигырь урын алды.
– Шигырь күңелдә туа, проза әсәрен укучы күңеленә җиткерерлек итеп эшләргә кирәк. Моңа аерым көч һәм сәләт таләп ителә, - ди ул.
Филология фәннәре кандидаты, педагог, журналист Трофимова Сиринә Миннегалим кызының чыгышы да авылдашларыбыз өчен мәгънәле һәм кызыклы булды. Ул халыкны әлеге китап белән таныштырып, геройлары, андагы үзгәрешләр, яшәү рәвешләре, тирә-як мохит, гаиләдәге татулык сыйфатлары турында сөйләде.
Авылдашларыбыз Гөлнур Гәрәева, Динар Зыятдинов, Гөлүзә Ситдыйкова тамашачыларга матур җырларын, авторның тирән эчтәлекле шигырьләрен бүләк иттеләр.
Иҗади кичәдә катнашучылар ихлас теләкләрен җиткереп, рәхмәт сүзләрен һәм якташы белән горурлану хисләрен белдерделәр. Ерак араларны якын итеп кайткан Финсинә Рангулова, Равия Якупова авторга чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар. Һәр чыгыш тамашачылар тарафыннан җылы алкышларга күмелеп барды.
Яңа китап басылып чыгу язучы тормышының, яшәешенең иң бәхетле мизгеледер, мөгаен. Ә ул китап укучысын тапкач, икеләтә куаныч. Инде язган китабың, әсәрең укучының күңелен җилкендерсә, вакыйгаларны үз йөрәге аша кичерсә, кайгы-шатлыкларны үзенекедәй кабул итсә, әсәрләрең аша укучыда изгелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек тәрбияли алсаң, тормышта авыр хәлләргә юлыкканда кеше булып калырга ярдәм итсәң, автор өчен өчләтә бәхет.
Кулыңа китап алып укуның тәмен, ләззәтен бары китап укыган кеше генә белә. Әйе, өлкәннәр китаптан җанына азык таба. Укучы бала китабын сердәш итә. Яшь кеше мең дә бер соравына китаптан җавап эзли. Кыскасы, китап – һәркемнең юлдашы.
Гөлсинә ханымга алдагы көннәрдә дә уңышлар телибез. Иҗат чишмәгез саекмасын, яңадан-яңа матур, тирән эчтәлекле әсәрләр көтеп калабыз. Эшләрегез уң булсын, очрашуларның соңгысы булмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia