Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Әтиләренә алмашка килгән бертуган Садыйковлар

Район үзәгенең кайбер хезмәт коллективларыннан аермалы буларак икмәк кабул итү предприятиесенә яшьләр күбрәк тартылалар.

Аннары биредә элеккеге еллар белән чагыштырганда эшче кадрларның еш алышынып торулары да  кимегән. Предприятиенең кадрлар бүлегендә безгә олы яшьтәгеләргә алмашка килүче егет һәм кызларның күбесе әти-әниләрен, туганнарын алмаштыралар, дип тә өстәделәр. Бу хәлгә алар уңай мисал эзләп озак уйланып тормадылар, әтиләре эшен уңышлы төстә дәвам иттерүче егетләрнең исемнәрен мактап телгә алдылар.
 Берничә ел элек кенә биредә күп еллар дәвамында тырыш хезмәт куеп  макталган Габделхәй Садыйковны олылап лаеклы ялга озатканнар. Шуннан соң аңа алмашка уллары килүе мәгълүм булган. Ә моны берничек тә очраклы хәл дип әйтеп булмый. Мөгаен, малайлар күңелендә кечкенәдән үк бу коллективта әтиләренә булган җылы мөнәсәбәт, аның тыйнак хезмәтенә тиешле бәя бирә белүләрен күреп үсүләре  шундый уңай  тәэсир ясагандыр. Улларының кечкенәдән игътибарлы булуларын, барысын да үз күңелләренә сеңдерүләрен менә шушы гади  мисаллардан чыгып тасвирларга мөмкин. Күп еллар дәвамында көйле эшләүче бу хезмәт коллективында гади  хезмәт кешесенә, дөресрәге, әнә шулай әтиләренә карата кадер-хөрмәт күрсәтүләрен  тоеп үскәнгә егетләр ике дә уйламыйча аның эшен дәвам иттерергә теләп, аңа алмашка килергә хәзерләнеп үсүләре бер дә гаҗәп хәл түгел.  Иң куанычлысы, кайбер яшьләребез кебек алар елдан-ел матурланып, заманча төс алган Казан шәһәренә китмичә  турыдан-туры үз  районыбыздагы бай тарихлы предприятиегә килүләренә бер дә үкенмиләр. Андый егетләргә һәр оешмада сорау зур. Шуңа  беренче көнне үк Илнурны төягеч йөртүчесе итеп билгеләгәннәр, абыйсы Илнарны исә җаваплырак участоклардан исәпләнгән ашлык киптерү агрегатына куйганнар. Күргәнебезчә, аларның икесе дә әлеге предприятиедә киеренке хезмәт таләп итә торган әйдәүче участокларда  эшлиләр. Шуңа ел әйләнәсе алар эштән бушамый.

Автор Идрис Аметов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса