Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

“Яшәргә дип килдек. Дөньялыкта Кыйблабызны гына югалтмыйк”

Туган җирем, аяк басу белән Мин яшәргә синнән көч алам. Синдә туып канат чыгардым мин – Меңнәр арасыннан бер балаң.

...Шыгрым тулы зал бер сулышта булып шигырь тыңлый.  Җанга үтеп, күңелләрне айкаган ул юллардан тамашачы тәмам әсәрләнеп калган. Күзләр, ирексездән, әлеге кодрәтле көч тудыручы – шигырь иясен эзли. Юк, ул гади кеше түгел, аның һәр авазыннан моң түгелергә, карашыннан кояш нуры сибелергә тиешле. Югыйсә мондый юллар туа да алмас иде. 
Уйларымны укыгандай шул чакта алып баручының нәфис, йомшак тавышы яңгырый: «Чулман елгасы куенына сыенып утырган гаҗәеп табигатьле Балык Бистәсе районында  җидесенең суы җиде төрле тәмле челтер чишмәләре  белән дан тоткан Олы Солтан авылының Фәүзия Солтаны...»
Менә ул бүгенге иҗат бәйрәменең Ханбикәсе! Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә, публицист Фәүзия Солтанның (Галиуллина) район үзәк китапханәсендәге иҗат кичәсе үзенчәлекле сценарий буенча, үзгә матурлыкта башланды. Бирегә шагыйрәне олылаган олпат затлар, китап сөючеләр, татар теле укытучылары, китапханәчеләр җыелган. Һәркемнең әйтер сүзе, иҗатына бирер бәһасе, ирештерәсе рәхмәте  бар.
Район башлыгы исеменнән чыгыш ясаган мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, Бөтендөнья Татар конгрессының Балык Бистәсе бүлеге җитәкчесе Эльвира Касыймова, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәхимә Рәшитова тарафыннан әйтелгән тәбрикләү һәм мактау сүзләре иясенә генә түгел, тамашачы күңеленә дә ихластан килеп иреште, залдан көчле алкышлар яуды.
 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса