Ярминкәләр җанлы үтте
Дүшәмбе көнне район үзәгендә үткәрелгән ярминкәне җирле халык зарыгып көтеп алгандыр, дисәк, һич кенә дә арттыру булмас.
Чөнки биредә һәркем аннан үзенә һәм гаиләсе өчен кирәкле булган азык-төлек товарын алып калырга ашыкты. Ә сатуда район үзәгендә яшәүчеләргә кирәкле булган бөтен нәрсә дә бар, дип әйтергә мөмкин. Эшмәкәрләребез һәм фермерлар үз хәзинәләрендә булганны күпләп алып чыгарга тырышканнар. Барыннан да алда, гадәттәгечә районыбыз фермеры Ильмир Габдриевның терлек азыгы,печән төягән автомашиналары тезелеп тора иде.
Аннан соң Зәңгәр Күл авылы фермеры Айрат Зәйнуллинның ашлык тутырган капчыкларын килеп күреп кызыксынучылары да күп булды. Ни дисәң дә арыш, бодай, борчак, солыны өйләренә диярлек алып килеп биргәч, рәхмәттән гайре сүз була да алмый. Районыбызның Юлсубино авыл җирлегеннән дә тавык, үрдәк, каз түшкәләрен төяп алып килгән иделәр. Бигрәк тә Яңа ел бәйрәме табынын бизәргә бер дигән ризык инде.

Әлбәттә, күптәннән килгән күркәм гадәт буенча иң элек инвалидлар ункөнлеге уңаеннан оештырылган ярминкә белән район башлыгы Радик Ислямов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Динар Сөләйманов һәм башка күп кенә рәсми хезмәткәрләр карап, танышып чыктылар.
Идрис Аметов
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia