Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Яңа Арыш авылының “Иман нуры” мәчетендә балаларны сөендерделәр

Шушы көннәрдә Яңа Арыш авылының «Иман нуры» мәчетендә балалар өчен дини бәйрәм оештырылды. Чарада 32 укучы катнашты. Алар ел дәвамында мәчеткә йөреп, дини белемнәр үзләштерергән балалар. Бәйрәмне “Иман нуры” мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Хөснетдинов башлап җибәрде. Азан әйтеп, барлык укучыларга, белем бирүче мөгаллим-мөгаллимәләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде:

 

 

–  Дин белемнәре үзләштергән һәрбер укучыга зур рәхмәт. Шулай ук, мөгаллим-мөгаллимәләргә  белемнәрен яшьләр арасында таратуда, яшьләрне ислам диненә җәлеп итүдә актив катнашулары өчен дә рәхмәтләремне җиткерәм. Алга таба да бергәләп эшләргә язсын, динебезне онытмыйча, Аллаһы Тәгалә кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәсәк иде, -диде. 

Тәҗрибәле укытучы, күп еллар "Иман нуры" мәчетендә балаларга, яшьләргә, өлкән буынга Ислам дине нигезләреннән дәресләр бирүче мөгаллимә Галия Гыймран кызы Нәбиуллина үз чыгышында:

- Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә юлында, аның рәхмәте белән йөрибез,- дип башлады ул сүзен. Ел саен мәчетебездә укучы балалар саны артып тора. Быел да дини укуларның тагын бер елы тәмамланды. Сез барыгыз да дини юлдан китеп, Аллаһы Тәгалә рәхмәтен алган балалар. Шуңа сөенергә кирәк. Алга таба да мәчетебезгә йөреп, бергәлектә укулар насыйп булсын иде дигән теләкләрен җиткерде.

Ир балаларга дини белемнәр бирүче мөгаллим, Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллин:

- Бүгенге бәйрәмгә килүчеләргә Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләнең рәхмәтләре булса иде. Сез мәчеткә килеп укуларны башкарасыз. Мәчеттә әдәп-әхлак кагыйдәләрен, гарәп теленә  өйрәнү, Коръән уку бик саваплы гамәлләр. Мәчеттә алган белемнәрегезне алдагы буыннарга да тапшыра алсагыз иде, иманлы, әдәпле, әхлаклы булып, әти-әниләрегезгә мәрхәмәт китерә торган, борчу-хәсрәтләр китермичә үсүегезне телим, - диде ул үз чыгышында. Шулай ук, бик мәгънәле “Икра” (укы) аятенең асылы  турында да сөйләде. 

Бәйрәмгә килгән һәрбер бала да, мәчеткә бик теләп йөрүләрен әйттеләр.

3 нче сыйныф укучысы Зәйнәп Мөхәммәтрәхимова:

- Без атнага бер тапкыр "Иман нуры"мәчетенә укырга киләбез. Бүгенге көндә гарәп әлифбасын  өйрәнеп бетереп, “Мөгаллим-сәни” китабын тәмамладык,- дип сөйләде ул.

9 нчы сыйныф укучысы Диләрә Миннәхмәтова:

-Мәчеттә укуларны һәрвакыт көтеп алам. Аллага шөкер,  биш вакыт намазымны калдырмыйм, Коръән китабыннан да сүрәләр, аятьләр укыйм, булган белемнәрем белән дә бүлешәм,- диде.

Мәчетне карап,  килгән кунакларны каршы алып,  матур итеп озатучы, оештыру эшләрен башлап, татлы ризыклары белән сыйлаучы   Зәмзәмия Хөснетдинова да дини тормышның активлыгы сөендерә, – дип уртаклашты.

Авылыбызның имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Хөснетдинов Дамир Нәбиуллин белән берлектә, мәчет мөтәвәллияте исеменнән 14 укучыга Коръән китаплары бүләк иттеләр, һәрбер укучыга татлы күчтәнәчләр дә тараттылар.

Бүгенге бәйрәмдә һәрбер укучы баланың йөзләрендә канәгатьлелек хисләре чагылды, эчкерсез, шатлыклы елмаюлары сизелде.

Күпме гыйлем алып, фикерләр алышып, күңелләргә җиңеллек, рухи байлык алып кайттым мин бу бәйрәмнән. Алдагы көннәрдә дә мәчетебезгә эзләр суынмасын, яше-карты бергә җыелып, авылыбызга нур иңдерсәк иде дигән теләктә калам. Саваплы гамәлләре өчен мөгаллим-мөгаллимәләребезгә, хәзрәтебез Фәрит Исмәгыйль улына, Зәмзәмия апага  ихлас рәхмәтләремне җиткерәм.

 Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Яңа Арыш авылы.

 

--
Редакция Авыл офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев