Яңа Арыш авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.
Бүген, 8 май көнне, Яңа Арыш авыл мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зур чара узды. Чарада авылдашларыбыз һәм мәктәп укучылары катнашты.
Җиңү көне бәйрәменә багышлап оештырылган әлеге чарада Балык Бистәсе район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ильназ Шакиров, Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов, Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллин катнаштылар. Тантаналы бәйрәм РФ һәм ТР гимннарын тыңлау белән башланды. Соңыннан чара җитәкчеләребезнең чыгышлары белән дәвам итте. Күп еллар тарих һәм җәмгыять фәннәреннән белем бирүче укытучы Илнур Галимов тарихка күз салып, Бөек Ватан сугышында авыл халкының яшәеше, халкы турында искә алды. Мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр, җырлар-биюләр башкардылар, Ватан өчен сугышкан һәм җиңгән кешеләргә рәхмәт сүзләре әйттеләр. 6-8 сыйныф укучылары Раилә Мөхсинова пьесасы буенча әзерләнгән «Сугыш ярасы» әсәрен сәхнәләштерделәр. Чарада катнашучылар яу кырында һәлак булган авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәлак булган сугышчылар һәйкәленә веноклар куйдылар. Олысы-кечесе әлеге чарада актив катнаштылар. Барлык чыгышлар да батырлыкка дан белән сугарылган иде. Бәйрәм матур, эчтәлекле узды. Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia