“Ходай миңа сине яраткан”
Белмим, әллә шушы нигезгә килен булып төшкән Гөлчәчәк күңеленнән, әллә инде аны үз кызыдай кабул иткән Рәхилә апа бәгыреннән үтте әлеге сүзләр - ни генә булмасын, алар өчен бәхет төшенчәсе шушы җырдагыча яңгырый иде.
Авыл җирендә яшәеш уч төбендәге сыман. Кемнең улы өйләнгән, кемгә килен төшкән-андый күңелле хәбәр бер очтан икенче очка тиз җитешә. Күгәрчендә "Әдһәм Нурулласының малае өйләнә икән", дигән сүзләр дә урамнарны тиз айкады. Искитәрлек яңалык тоелмаса да, моңа кадәр кызлар тирәсендә бик бөтерелмәгән Илшатның кемгә өйләнүе һәркемне кызыксындырды. Ни дисәң дә, уңганлыгы, тырышлыгы белән кызлы әниләрнең игътибар үзәгендә иде ул. "Һай, бигрәкләр дә акыллы инде улың!"-дип сокланудан әйтеп куя иде күрше-күлән Рәхилә апага. "Кемне үзенә тиң итәр икән ул",-дип пышылдашты шул чагында кыз-кыркын. Ә Илшат, берни ишетмәгән кыяфәттә, елларны уздырды. Техникум тәмамлады, соңрак авылда машиналар ремонтлау буенча үз эшен ачып җибәрде. Тормыш әнә шулай үз агымы белән дәвам итте. Гел шулай барыр кебек иде, әмма югарыда әйтелгән сөенечле хәбәр авазы, туй машиналары гөрелдегенә кушылып, түбән очка килен төшерде. Сәгадәтле сөюнең шатлык булып ишек шакыган минутлары иде бу!
Рәхилә апа һәм аның килене Гөлчәчәк белән әлеге шатлыклы көннәрне искә алып сөйләшәбез.
-Бер күрүдә үк ошаттым Илшатны. Сүзен үлчәп сөйли, сабыр да үзе. Озак йөрмәдек, август аенда танышкан булсак, гыйнвар аенда шаулатып туй да ясадык,-ди Гөлчәчәк. -Монда килгәч Күгәрчен мәктәбенә укытучы булып урнаштым. Кызыбыз Гүзәлгә 4 кенә ай иде, эшкә чакырдылар үземне. Нишләргә белми әни белән киңәшләшәм. Берсүзсез ризалашты ул. Икенче балабыз Рүзәлгә бер яшь тулгач янәдән эшкә чыктым. Балаларны гел әни карады инде безнең. Гүзәлебезнең теле "әби" дип ачылды.
-И-ии, балам, кыз өчен бер үзәк өзелсә, малай өчен ун өзеләдер ул,-дип сүзгә кушыла Рәхилә апа. -Кызларым Люция белән Гөлфия вакытында башлы-күзле булгач, шушы Илшатым кемгә туры килер икән дип борчылдым. Гаиләле булу белән генә түгел бит әле ул, аның бәхетле булуы да кирәк. Ә бәхетнең тотнагы-хатын-кызда аның. Бүгенге көнемә сөенеп туя алмыйм, аңлашып яшибез, Аллага шөкер.
Әйе, бу очракта килен белән кайнана дуслыгы гаилә нигезен тәшкил итә дисәм дә, ялгышмам. Уртак сөйләшүгә Илшатны дәшеп карасам да, эшеннән бүленми генә елмаеп кул селтәде ул, янәсе, "әни белән хатынны беләм инде мин, алар икесе бер сүздә". Икесе дә аның өчен кадерле, якыннар шул.
-Өйләнеп бераз вакыт узгач, Илшаттан, ни сәбәпле мине сайладың, дип сорадым. «Әни белән генә яшәвемне белеп, бер тапкыр да авылдан читкә китү турында сүз кузгатмадың. Әнине олылавың өчен мең рәхмәтле сиңа мин», диде ул. Шундый ирне ничек яратмыйсың инде,-ди Гөлчәчәк, сөйләшүебезне дәвам итеп. -Тагын бер кызык хәлне әйтеп үтим әле. Яшүсмер чагымда чишмәгә кер чайкарга төшкән саен чишмәгә карап, тормыш юлымда инсафлы, эчми-тартмый торган егет очраса иде, дип теләк тели идем. Менә бит, фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгән теләкләрем,-ди ул елмаеп. Үз әнисе Гөлсинә ханымның да бүген кызы өчен күңеле тыныч. Тырышлыгы белән югары белем биргән, ил-көнгә игелекле итеп үстергән ул балаларын.
Ихласлыгы йөзенә чыккан Гөлчәчәкне, аны бүлдермичә ара-тирә үзенең тормышчан зирәк сүзләрен әйтеп куйган Рәхилә апаны тыңлавы да рәхәт. 22 ел балалар бакчасында пешекче булып эшләп лаеклы ялга чыккан, матур гомер кичереп тәүфыйклы балалар үстергән Рәхилә апаның үзе турында да тулы бер язма хәзерләрлек югыйсә. Әмма килен белән кайнана бөтенлеге барысыннан да өстен иде бу минутта.
Котлы Бөкәш мәктәбен көмеш медальгә, соңрак Казан дәүләт гуманитар университетын кызыл дипломга тәмамлаган Тәб.Чаллы кызының үз язмышын авыл белән бәйләве һәм бүгенге көндә мин бәхетлемен дип әйтүе үзе үк хәзерге яшьләргә матур бер өлге. "Килен килгәч кулымнан эш төште",-дип сөенгән кайнанага, "ярый әле әни янәшәдә, безгә дә җиңел",-дигән киленгә карап, мин дә чын күңелдән куандым. Менә бит ул гаилә бәхете! Шәһәрдәгечә бар уңайлыклары булган иркен йортта яшәү, тупырдап торган сау-таза балалар үстерү хыялдан чынга күчкән. Ходай аларны бер-берсе өчен яраткан дими, ни дисең...
Фәрвәз Каюмова
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев