Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Һәркемнең юлында якты маяк кабызып яши ала торган мөгаллимә

Ләйлә Гыйльмуллина Шетнево-Тулуш мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә

 “Яшь буынның  киләчәге, аларның язмышы  укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә”.
  А. Фадеев

Нинди тирән мәгънәгә ия, уйланырга мәҗбүр итә торган сүзләр!
Бу язмам да һәр баланың киләчәге һәм язмышы өчен борчылып, яшь буынны тәрбияләүдә, ныклы белем бирүдә  фидакарь хезмәте белән укучылар хөрмәтен, әти-әниләр рәхмәтен, хезмәттәшләре ихтирамын казанып, дәрәҗәләргә ирешкән алтын йөрәкле мөгаллимә – Ләйлә Габделәхәт кызы Гыйльмуллина турында.
Ләйлә Габделәхәт кызы 1968 нче елның 24 нче августында Шетнево-Тулуш авылында, әти-әнисен шатландырып, беренче бала булып дөньяга килә. Тату гаиләдә үсеп килүче бөтерчек кебек җитез, һәр нәрсәдән матурлыкны күрә белүче, кызыксынучан  кызчык тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә, йөгерек укуы, укыганын сәнгатьле итеп сөйли белүе белән сыйныфташларын гына түгел, укытучыларны да таң калдыра. Белемгә омтылган кыз һәр фәнне тырышып үзләштерә, әдәби  китапларны бик күп укый. Дәресләрдән соң авыл китапханәсенә йөгерә. Китапханәче Сания апасының иң актив, иң күп китап укучысы була. Русча китаплар уку аңа рус телен камил үзләштерергә нык ярдәм итә.
Оста оештыру сәләтенә ия Ләйләне иптәшләре отряд советы рәисе, соңыннан комсорг итеп сайлыйлар. Шаян, юмор хисенә бай, һәрчак позитив рухлы кыз кирәк вакытта җитди дә, таләпчән дә була.
Югары сыйныфларда укыганда, ул бию белән кызыксына башлый. Аның биюче буласы килә. Мәктәпне тәмамлагач, документларын Алабуга мәдәният-агарту училищесына тапшыра. Махсус хореография түгәрәкләрендә шөгыльләнеп килгән шәһәр кызлары һәм егетләре арасында авылдан берүзе була. Ләкин Ләйлә югалып калмый. Рус теленнән имтиханын “5”легә тапшыра. Икенче имтихан бию буенча була. Бию хәрәкәтләрен дөрес һәм матур итеп кабатлый алуы комиссиягә бик ошый. Аны “Хореография” бүлегенә укырга кабул итәләр.
Кыз бер яктан шатланса, икенче яктан моңсулана башлый. Аның гаиләсеннән, иптәшләреннән аерыласы килми. Әти-әнисе белән киңәшләшкәннән соң, документларын барып ала һәм иптәшләре белән Олы Солтан урта мәктәбендә укуын дәвам иттерә. Мәктәпне тәмамлагач, читтән торып Казан дәүләт педагогия университетының ”Филология” факультетына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлап, университеттан “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы” белгечлеген алып чыга. 
 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Гөлчирә  Нуриева,   
Шетнево-Тулуш мәктәбенең укыту  эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса