Гомерләрнең иң бәхетле вакыты
Озын гомерле әбиләребез, бабайларыбыз авылның горурлыгы, дип уйлыйм мин. Олы Укмас авылында яшәүче ачык, мөлаем йөзле Миңлеһәҗәр әбине күрү белән үзем дә сизмәстән “күз тимәсен” дидем. Без яшь буын нидән булса да зарланабыз, нидер җитми, чабабыз, дөнья куабыз. Әлеге авылның татар әбие тыныч кына һәр сүзнең тәмен белеп сөйли. Тормышның ачысын-төчесен күреп, ятим биш бала тәрбияләгән әби бүген мул, җитеш, тыныч тормышка сөенеп яши. Миңлеһәҗәр әби быел 90 яшен тутырган.
Миңлеһәҗәр әби Курманаева тумышы белән Биектау авылыннан. Бала чагы ачлы-туклы авыр заманга туры килә. Өч яшь тулганда әтисе гүрь иясе була. Ике баланы әнисе аякка бастыра, тормышлы итә. Миңлеһәҗәр әби беренче ире белән тыныч тормышта яшәми. 20 ел яшәгәннән соң, аерылып китә. “Кайнанам хакына түзеп яшәдем. Ирем холыксыз, кул күтәрүчән иде. Түзәрлегең калмагач китәсең икән ул”,-дип сөйли әби. Миңнеислам абыйга аны димләп бирәләр. Бу гаиләгә тугызынчы кеше булып, аның биш баласына ана булып киягә килә ул. Кайнана белән кайната исән. Олы улларына - 20, иң кечкенә кызларына алты яшь була. Күпме ашарга пешерү, савыт-саба, кием-салымны юу дисенме, берьюлы биш таба камыр ризыгы гына әзерләргә туры килә аңа.
-Курку хисе дә булмагандыр инде. Күңелемә якын булып тоелды ул кеше. Чынлап та мин бу гаиләгә килеп бәхет таптым. Миңнеислам бик әйбәт кеше иде. 40 ел тату яшәдек. 82 яшьтә үлеп китте. Миңа бер дә авырлык китермәделәр. Сабыйларны да үземнекеләр итеп чын күңелдән ана тәрбиясе биреп үстерергә тырыштым. Тәртипле булдылар, миңа авыр сүз әйтмәделәр. Барысы да әни дип дәшәләр. Бик куанам әни дип әйтүләренә. Бүгенге көнемә шөкерана кылам. Оныкларым дәү әни дип кенә яратып торалар. Бүген 10 оныгым, 15 оныкчыгым бар. Ялларга кайтып хәлемне беләләр, - ди Миңлеһәҗәр әби. Кияүгә килгән елларда фермада бозаулар караган ул. Элек колхозда чөгендер бүлеп биргәннәр. “Җәй буе буразнада чүп утап-эшкәртүгә йөреп азапландык. Аның өстенә хуҗалыкта маллар асрыйбыз. Аш-су пешерү дә минем карамакта. Фермада берничә ел гына эшләдем. Әти-әни олыгайдылар, аларны барлау, балаларга аш-су әзерләүне үз өстемә алдым”,-дип сөйли язма героем.
“Ул йортка йозак әле”
Кияүгә килеп Миңлеһәҗәр әби кайнана белән 7, кайната белән 14 ел яшәгән. Төпчек килен төшкәнгә дә 28 ел булган. Бүгенге көндә әби улы Илфат килене Рузилә тәрбиясендә. “Безнең кебек килен белән яхшы, тату яшәгән гаилә бик сирәктер. Бик әйбәт ул киленем”,-ди ул. Илфат абыйлар ике кыз тәрбияләп үстереп тормыш юлына бастырганнар, өч оныклары бар. “Фермада бозаулар карадым, аннан сыер саудым. Бүгенге өйдә әнине тәрбиялим. Маллар карау да минем өстә. Сөйләшеп, гәпләшеп утырырга әни бар. Аякта йөри, зиһенле, догалар укып балаларга теләкләр теләп утыра. Ул йортка йозак әле. Оныклары да бик яраталар үзен. Кайтып керүгә аның хәлен сорыйлар”,-дип сүзгә кушылды килене Рузилә апа.
Илфат абый “Логос” .. хуҗалыгында хезмәт куя. Анда МТЗ-1221 тракторы белән төрле эшләрдә катнаша. Печәнне төргәкли, кырдан ташый, кышын юлларны кардан чистарта. Йорт тирәсендә малларны күпләп асрыйлар. 3 сыер, 15 сарык, тавык, казлары бар. Үзләреннән артканын саталар.
Бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Йорт тирәсе төзек, чиста, һәрбер урында тәртип. Хуҗабикә ачык йөзле, тәмле телле. Тырышлыгы әллә каян күренеп тора. Әбине дә пөхтә итеп киендергәннәр. “Әни чәй эчмисеңме, ашыйсың килмиме, берәр җирең авыртмыйдыр бит, урамга чыгып керәбезме”, дип килене гел барлап йөри. Миңлеһәҗәр әби дә киленнең сүзләрен игътибарсыз калдырмый. Өйдә татулык, бердәмлек хөкем итә. Булган малларының, йортларының игелеген күреп, һәр туар таңга сөенеп, саулыкта, муллыкта яшәргә язсын аларга.
Гөлназ Зарипова.
фотолар автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа