Николай Фалин: «Без бер вакытта да бер беребезгә озаклап ачу саклап йөри белмибез»
Җәмгыятебездә һәр көнне диярлек ишетелеп торган яшь гаиләләр таркалуы турындагы күңелсез хәбәр, мөгаен, берәүнең дә кәефен бозмый калдырмыйдыр.
Яз аеның иң күңелле бәйрәмнәре алдыннан безгә шактый озын гомер кичергән өлкәннәребезнең берсе тормыш юлында бер-берсен аңлап һәм хөрмәт итеп яшәгән Фалиннар гаиләсе хакында сөйләвебезне сорагач, укучыбыз үтенеченә без каршы килә алмыйча, вакытны сузмыйча аларга юл тоттык.
Без килгәндә гаилә башлыгы Николай Николаевич әле яңа гына кибеттән кирәкле азык-төлек товарлары алып кайтып үз тормыш юлдашын сөендергән иде. Алар менә шулай бер-берсен хөрмәт итеп инде 53 ел гомер кичерәләр. Чын-чынлап бер - берсен хөрмәт итеп, сокланырлык матур гомер кичерүләре күпләрне көнләштерерлек. Бүген чыннан да алар кебек дус-тату яшәүчеләр җәмгыятебездә сирәк очрый. Әле аларның да күбесе юк кына сүздән кабынып китәргә генә торалар. Ә менә Фалиннарны һич кенә ярты гасырдан артык бергә яшәгәннәр димәссең.
Тикмәгә генә Татьяна Викторовна ике ел буена егетен хәрби хезмәттән көтеп алмаган икән шул. Аннары Николай Николаевич тә шәһәр җирендә 8 елга якын яшәгән кәләше артыннан чыгып китеп кире үз төбәгенә алып кайта алган. Ә алар үзләренең яшьлек елларында Полянка авылында оештырылган кичке уеннарның берсендә очрашып нык дуслашып китәләр. Николай кечкенәдән фронттан яраланып кайтуына карамастан Анатыш авылында эшләгән әтисе янәшәсендә җиде елга якын комбайнчы ярдәмчесе булып хезмәт куеп, бер дигән хезмәт чыныгуы ала.
Аннан соң Корноуховодагы 17 нче һөнәри уку йортының район «Сельхозтехника» берләшмәсендәге филиалын һәм хәрби комиссариат юлламасы белән автомобиль йөртү курсларын тәмамлап армия сафларына китә. Хәрби хезмәттән сержант дәрәҗәсендә әйләнеп кайткач та алар Татьяна белән гаилә корып җибәрәләр. Шулай итеп кәләше Татьянага уку йортын тәмамлаганнан соң үз хезмәт юлын башлаган Казан проект институтында яраткан эшен калдырып район үзәгенә кайтып төпләнергә туры килә.
Николай барлык райондашларыбыз күз алдында автомашинада тырыш хезмәт куеп зур хөрмәт казанды, чөнки ул берәүне дә үз ярдәменнән ташламады. Ачык йөзле, ярдәмчел булуы белән күпләрнең күңелендә җылы хисләр уята белде. Әле производстводан аерылмыйча кичке мәктәптә укып урта белем алуын да яхшы беләм аның. Ә тормыш иптәше Татьяна Викторовна 37 ел гомерен район төзелеш-архитектура бүлегендә хезмәт куеп лаеклы ялга чыкты. Алар икесе дә тыйнак, матур гомер юлы үтеп берсеннән - берсе сөйкемле, эш сөючән ике бала тәрбияләп үстергән хөрмәтле хезмәт ветераннары. Баларына төпле белем алып үз гаиләләрен корып җибәрергә булышканнар.
Кызы Надежда гаиләсе белән шәһәрдә яши. Ул республикабызның йөзек кашына тиң булган “Адымнар” мәктәбе директоры урынбасары хезмәтен башкара. Улы Виктор да гаиләсе белән Казан шәһәрендә гомер кичерә, әтисе кебек гомере буена олы йөк ташу автомашинасында хезмәт куя. Күргәнебезчә, әти-әнинең балалары өчен күңелләре тыныч.
Алар бүген һәрбер өлкән буын вәкилләре кебек оныкларының кунакка кайтуларын зарыгып көтеп алалар. Әле дә бер-берсен хөрмәт итүләрен һәм, үзара җылы аралашуларын күреп хушлашыр алдыннан үзләренә, күпләрдә зур кызыксыну уяткан иске сорауны бирми булдыра алмадым. Алар бер-берсенә карашып алдылар да, бер авыздан диярлек тормыш булгач үзара ачуланышулар була инде ул.
Әмма, без бер вакытта да бер беребезгә озаклап ачу саклап йөри белмибез. Танышларыбыз арасында өчәр ай үпкәләшеп, сөйләшмичә йөрүчеләр бар. Андый тормышны мин берәүгә дә теләмим, ул беркемгә дә күңел рәхәте өстәми, дип төпле җавап кайтарды Николай Фалин.
Әлеге үрнәк гаилә турында язма, кайберәүләргә усал, начар уйларыннан арынып үз тормышларына яңалыклар, үзгәрешләр кертергә булышса без чиксез шат булыр идек.
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia