Гомер юлын бергә үткәндә
Күбәләкләп яуган кар бөртекләре тәрәзәгә сыланып җемелдәшеп күз кыстылар: безне күрәсеңме янәсе. Берсе икенчесен кабатламаган бизәкләр, әйтерсең лә аның гомер юлы иде. Һәрберсе үзенчә матур, якын, кадерле...
“Син туган көн, кызым, гыйнвар салкынында булса да кояшлы, якты иде. Ул елны кар мул булды, ашлык та уңды”. Әнисе Фатыйманың шул сүзләрен еш искә ала Тәгъзимә Сәльман кызы. Балачагы искә төштеме, яңа туган сабыен биләүсәгә төргән әнисен, шатлыклы елмаюын яшерә алмаган әтисен күз алдына китерә. Гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән кызларына хөрмәт-ихтирам күрсәтүне аңлаткан Тәгъзимә исемен кушулары да юкка булмагандыр. Ил-көнгә хөрмәтле, тормышында ихтирамлы булсын дигәннәрдер.
Үтелгән гомер юлына карап бүген шуларны уйлый Тәгъзимә Сәльман кызы. Син бәхетлеме дисәләр, һич икеләнми, әйе, дияр иде үзе дә. Туган авылы Күгәрчен мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлагач Ключищеда бухгалтерлыкка укуы һәм гомере буе шул һөнәренә тугрылык саклап хезмәт куюы да бәхеткә юл яруыннан булгандыр. Тыйнаклык, сабырлык сыйфатлары исә аның күңеленә кечкенәдән салынган.
Әнә бүген дә ашыкмыйча, ипләп-җайлап кына хәтер сандыгын ача ул.
-Ул елларда күпчелек яшьләр унынчы сыйныфны тәмамлагач бухгалтерлыкка укырга китәләр иде. Әти белән әни дә бик теләп миңа ризалыкларын бирделәр. Һәм мин Ключищега укырга кердем. Аны тәмамлагач бухгалтер булып «Береговой» совхозында, Кама урманчылыгында, типографиядә һәм район газетасы редакциясендә эшләдем, - ди ул.
Соңгысы хакында без инде иркенләп сөйләшәбез. Авылдашлар буларак та, дистә елларны ялгап бер өлкәдә хезмәт куйган коллегалар буларак та күңелле хатирәләр өермәсе безне үз эченә бөтереп ала. Хезмәттәшләремнең кайсыннан гына сорасаң да иң элек Тәгъзимә апаның кешелекле, ярдәмчел булуын әйтеп узарлар. Шуңа да аның белән бер коллективта эшләве һәркемгә җиңел бирелде. Җитәкчелек белән уртак тел табуы исә булган проблемаларны да ансат хәл итүгә әйләнеп кайтыр иде. Бәйрәмнәрнең мул табын артында узуы, я булмаса шимбә өмәсеннән соң тәм-томлы чәй эчеп алулар да бухгалтер иницативасы белән узды.
–Марс абый әле дә гармун уйныймы соң? – дип сорап куям, туган көннәрдә өздереп гармун күрегеннән моң тараткан тормыш иптәше турында.
–И-ии, гармуннан башка яши дә алмый ул, – дип ихластан елмаеп куя Тәгъзимә апа. –Рәхәтләнеп уйный да, кушылып җырлый да.
Парлы тормыш юлын әнә шулай матур уза Җәләловлар. Быел март аенда әлеге гаиләнең никахлашып яши башлавына 50 ел була.
–Гомернең сизелми үтүенә исең китәрлек. Кайчан гына үчтекиләп сөйгән ул-кызларыбызның хәзер үз тормышлары. Хәзерге көндә 8 оныгыбыз бар инде, – ди Тәгъзимә апа.
Балалары барысы да югары белемлеләр. Венера гаиләсе белән Казанда яшәсә, Резидә белән Алмаз Балык Бистәсе җирлегендә оя корганнар. Монысы инде ата-ананың балаларына бирелгән дөрес әхлакый тәрбиясе, олыгайган көннәренә ышаныч-өметләре. Тупырдашып үсеп килүче оныклары исә әби-бабай статусында булган Җәләловларның бар шатлыгы, сөенече.
...Урамда янә күбәләктәй кар бөртекләре оча. Нәкъ моннан 70 ел элеккеге кебек, Фатыйма апа белән Сәльман абыйның тәүге куанычлары – Тәгъзимәләре туган көндәге сыман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia