Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Гөлчирә Нуриева: «Сынаулар аша килсә дә, бүгенгесе аның бик бәхетле»

Тулуш мәктәбе мөгаллимәсе Люция Гайнетдинованың 35 еллык педагогик хезмәт стажы бар

Кеше гомерен юкка гына аккан суга тиңләмиләрдер. Көндәлек тормышның борчу-мәшәкатьләре, сөенеч-шатлыклары белән көн артыннан көн үткәнен сизми дә кала ул.
Сүзем   язмыш сынаулары алдында югалып калмыйча, авырлыкларга бирешмичә, яраткан хезмәтеннән ямь һәм тәм табып эшләүче Шетнево-Тулуш мәктәбе мөгаллимәсе Люция Хәбибрахман кызы Гайнетдинова турында.
Люция Хәбибрахмановна тумышы белән Биектау авылыннан. Кечкенәдән үги ана тәрбиясендә үсә, чөнки үз әнисе бик яшьли авырып үлә. Үги әнисенә тәрбияләгәне өчен рәхмәтле ул. Ләкин кызга ана назы җитми, ана назына сусап үсә ул. Иптәш кызлары кебек әнисенә сыенып, яшерен эч серләрен сөйлисе, иркәләнәсе килгән вакытлары күп була аның. Үги әнисенә, үз баласы булмагач, бу хисләр, бәлки,   ят та булгандыр.
Башлангыч мәктәптә укыганда ук Люциягә укытучы һөнәре ошый. Шуңа күрә ул, урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының “Татар теле һәм әдәбияты” бүлегенә укырга керә.
Институтта өч ел укыганнан соң, читтән торып  уку бүлегенә күчә, чөнки илдә икътисади тотрыксызлык чоры башлана. Әти-әнисенең дә хезмәт хакын тоткарлыйлар.
Район мәгариф бүлегенә эш сорап барганнан соң, 20 яшьлек кызны Шетнево-Тулуш мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрәләр.
Шул еллардан бирле аның иңнәрендә 35 еллык педагогик стаж бар.
Бу еллар эчендә күпме борчу-шатлыклар, йокысыз төннәр һәм ашкынып эшкә барган иртәләр, укучылар белән үткәргән кичәләр һәм бәйрәмнәр, ачык дәресләр, имтиханнар, конкурслар беренче җиңүләрнең ләззәтле күз яшьләре...
Үз эшен яратып, теләп, аңардан тәм табып эшли Люция Хәбибрахмановна.  Ул – эзләнүчән, һәрбер яңалыктан хәбәрдар,  инновацион технологияләрне беренчеләрдән булып кулланучы, тынгысыз педагог. Һәр дәрескә балаларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып хәзерләнә. Үз өстендә даими эшли, укый, өйрәнә. Балаларны конкурсларга  хәзерли, призлы урыннар яулый.  Читтән торып укып, география фәне буенча икенче югары педагогик белем ала. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларда ана телебезгә мәхәббәт хисләре тәрбияләсә,  география дәресләрендә табигать матурлыгын күрергә, танырга өйрәтә.
Соңгы елларда укучыларның төп дәүләт имтиханыннан география фәнен сайлаулары һәм югары балл җыюлары – Люция апаларының  тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Гөлчирә Нуриева,
Шетнево-Тулуш мәктәбенең укыту-тәрбия  

 эшләре буенча директор урынбасары.
                                              

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса