Гармунлы гомер
Авыл саен тирә-юньдәгеләргә үрнәк булырлык кешеләр яши. Бүгенге язмам – Татарстанның атказанган механизаторы, хезмәт ветераны, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Үзбәк Габдрахман улы Мусин турында.
Гомеренең күп өлешен Үзбәк абый авыл хуҗалыгына багышлаган. Аның тырышлыгы һәм һөнәри осталыгы югары исем белән билгеләнгән, ә авылдашлары хөрмәтен ул үз эшенең остасы һәм киң күңелле кеше буларак яулаган. Хәзерге вакытта да, лаеклы ялда булуына карамастан, ул авылдашларын үзенең оптимизмы һәм музыкага мәхәббәте белән сөендереп яши.
Үзбәк Габдрахман улының тормышында аерым урынны гармун били. Бу уен коралында уйнарга өйрәнү теләге аңа яшьтән үк килгән. Аның әтисе, матур итеп җырласа да, гармунда уйнарга өйрәнә алмаган. Ул еш кына: «Их, улым туса һәм ул гармунда уйный белсә...» – дип әйтә торган булган. Язмыш шулай иткән дә: нәкъ менә улы Үзбәк әтисенең хыялын тормышка ашырган. Ул 10 нчы сыйныфта укыганда, клубта эшләүче апасы «Беларусь» гармуны турында сөйләгән. Шул вакыттан бирле инструмент аның тугры юлдашына әйләнгән.
1979 елда сабанчылар ярышында аңа баян бүләк итәләр, бу бүләкне сатарга ярамаган, һәм Үзбәк абый яңа уен коралын үзләштерә башлаган. Ә туй көнендә туганнары аңа «Беларусь» гармунын бүләк иткән. Ул күңел өчен генә уйнап калмый, «Мирас» ансамблендә чыгыш ясый, спектакльләрдә катнаша, авылдашларын бәйрәмнәрдә моңлы көйләр белән сөендереп яши.
Соңрак аның тальян-гармунда уйнарга өйрәнү теләге туа. Ул туганыннан иске тальян алып, шуның белән шөгыльләнә башлый. Сабантуй алдыннан Үзбәк абый үзенә яңа тальян-гармун сатып ала. Бәйрәм барышында Татарстан Республикасы Раисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова белән очраклы рәвештә генә очраша һәм үзенең тавышына туры килерлек гармун турында хыяллануы турында сөйли. Нурия ханым аның теләген игътибарсыз калдырмый һәм аңа шундый гармун бүләк итәргә вәгъдә бирә.
Үзбәк абыйның 70 яшьлек юбилее көнендә клубта Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов Нурия Хашимова исеменнән аңа гармунны тантаналы рәвештә тапшыра.
Бүген, олы яшьтә булуына карамастан, Үзбәк абыйның кәефе күтәренке. Ул һаман да гармунда да, баянда да уйный. Гармун аның кулыннан төшми. Бәйрәмнәрдә ул авылдашларын моңлы көйләр белән сөендерә, матур итеп шигырьләр сөйли.
Үзбәк абый Мусин – үзендә игенченең тырышлыгын һәм чын артистның күңелен берләштергән кеше. Саулык, озын гомерләр, Рузилә апа белән тигез тормыш насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia