Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл һәм кеше

Гамил Шәфигуллин: Гомер йомгагын сүтәм

Гамил Шәфигуллин үзенең туган төбәгендә, тирә-як авылларда яхшы белгеч, ярдәмчел кеше буларак танулы кеше. Кемнән генә сорама, аның кешелеклелек сыйфатларын беренче планга китереп сөйли башлыйлар. Шушы көннәрдә үземә дә Гамир абый белән күрешеп сөйләшү мөмкинлеге туды. Бик кызыклы гына әңгәмәдәшче булып чыкты ул.

Үз кыйбласын югалтмаган
Ул мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлаганнан соң колхозга сарыклар көтәргә алына. Әнә шулай итеп аның өчен беренче олы хезмәт чыныгуларына юл башы була бу. Икенче төрле әйтсәк, тормыш йөгенә ныгытып йөгәнләнүе шуннан башланып китә дә инде. "Бераз эшләп акча туплагач, ветеринария училищесына укырга кердем. Укуны бетергәч колхозга эшкә кайттым. Ул вакытта колхозда эшләве үзе бер канатлы иҗат сыман тоелды миңа. Халык бердәм, тату булды. Һәркем бер- берсенә ярдәм итәргә генә тора иде",-дип искә ала ул елларны Гамир абый. Шулай итеп, хезмәт юлын ул мал табибы буларак башлап җибәрә. Эш булгач аның авырлыклары да күп очрый. Еш кына маллар чирли. Сыер бозаулаганда уйлаганча җайлы бармаска, бозау арт аягы белән килергә мөмкин. Мондый очракта мал табибының тиз генә ярдәм итүе кирәк була. Табибның җитезлеге, осталыгыннан бик күп нәрсәләр тора. Эшләү вакытында булган, күңелендә уелып калган бер вакыйганы исенә дә төшереп алды ул. "Бер ат чирләде. "Кичекмәстән урнаштырырга кирәк."-дигән әмер бирелде. Ат башын күтәргән дә миңа карап тора. Үзе миңа карый, үзенең күзеннән яшь ага. Кызгануым үзгә көчле булды ки, тәүлек буена мөмкин кадәр янында булырга тырыштым. Бар тәҗрибәмне эшкә җиктем.. "Кызганма, булмаска караган", диләр миңа. Ә мин һаман көчемә ышанган хәлдә аның терелүен көтәм. Ни күрием, көннәрдән-бер көнне ат сикереп торып чабып китте. Шул ат әле тагын биш ел яшәде, хезмәт куйды",-дип искә ала ул үткәннәрне барлап.
Остазлары Галина Казакова, Аркадий Васильев, тәҗрибәле санитар Нәгыйм Садыйковларны мактап искә алды ул. Рафыйк Рәшитов, Андрей Степанов, Илһам Валеев җитәкчелек иткәндә эшләргә туры килә аңа. "Барысы белән дә яхшы мөгәлләмәдә яшәдек.Уңышларыбыз да булды. Дус, тату эшләдек",-ди Гамир абый. Эшеннән аерылмыйча гына читтән торып белемен күтәрергә дә җай таба Ничә еллар буена үз эшенә тугры булып кала Гамир ага. Белемле, үз эшенең остасы булган ул.. Киңәш, ярдәм сорап килгәннәрне әле дә кире бормый . Халык өзелми аның өеннән. Инде лаеклы ялда булуына карамастан, авылдашлары аның ярдәменә мохтаҗ әле.
Хисләре шигьри юлларында Гамир абыйның әтисе авылда оста гармунчы булган. Бу сәләт аңа да күчкән. Авылдан-авылга концерт куеп йөргән вакытларны әле сагынып искә ала Гамир абый. Кечкенәдән сәләтле булган ул. Җиде яшьтә Коръән сүрәләре өйрәнеп, сөйли алган.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гомер