Гамәлләрең изге синең, и хатын-кыз
Тәүге тапкыр мин аның хезмәте белән район мәдәният йорты фойесына куелган кул эшләнмәләре күргәзмәсендә таныштым.
Бәрхет тукымага нәфис җепләр белән чигелгән, сәйлән, төрле төстәге чигүле чәчәкләр белән бизәлгән калфаклар, хатын-кыз сумкалары тезеп куелган күз явын алырлык матурлыкка сокланмый һич мөмкин түгел иде! Табигый гүзәллек югалмасын дигәндәй, карашымны сак кына берсеннән икенчесенә күчердем. «Болар барысы да Күгәрчен мәктәбенең “Оста куллар” түгәрәгендә эшләнгән кул эшләнмәләре», дип таныштырдылар шул чагында.
Күргәзмәдәге әнә шул матурлык күңелемә һич тынгылык бирмәде. Һәм мин кул эшләнмәләре остазы Фирдәвес Фәрзекаева эшли торган Күгәрчен авылы мәктәбенә килдем.
– Технология кабинетын быел заманча җиһазладык. Тегү машиналары, үтүкләр, көнкүреш кирәк-яраклары кайтарылды. Болар барысы да укучылар өчен дәрестә кулланырлык җиһазлар. Фирдәвес Фәрзекаева технология дәресеннән белем бирүдән тыш “Оста куллар” һәм “Күңелле балачак” театр түгәрәкләрен дә җитәкли. Укучылар бик ярата үзен. Куйган максатына ирешә торганнардан ул, – дип мактау сүзен җиткерде мәктәп директоры Халидин Әхәтов.
Чынлап та технология кабинеты чын остаханәне хәтерләтә. Биредә балаларны көндәлек тормышка әзерләү, эшкә өйрәтү өчен бар мөмкинлекләр тудырылган. Һәр нәрсә үз урынында, тәртип, чисталык беренче чиратта күзгә ташлана.
Фирдәвес Фәрзекаева мәктәптәге технология дәресләрен икенче ел гына алып барса да, “Оста куллар” түгәрәген җитәкләвенә 11 ел икән инде. Куанырлык уңышлары да байтак. Аларның эшен район, республика күләмендә узган фестиваль-конкурслардагы күргәзмәләрдә еш күрергә мөмкин. Хезмәтенә җаны-тәне бирелгән мөгаллимә укучыларга белем биреп кенә калмый, аларны эшкә дә өйрәтә.
–Балалар дәрескә дә, түгәрәккә дә бик теләп йөриләр. Тегү, чигү белән аеруча кызыксыналар. Ашарга пешерү серләрен өйрәнәләр. Булдырабыз дип тырышып эшлиләр. Мин алар өчен бик сөенәм. 10-11 сыйныф укучыларына технология дәресе кермәсә дә, әниләр көненә бергәләп бүләк ясыйк дип яныма килгәннәр, – ди ул куанычын яшермичә.
Балаларны татар халкының милли сәнгать әсәрләре, аларга төшерелгән орнаментлары белән таныштыру, шулай ук эскиз буенча кисеп, бизәкләрне завык белән тиешле эзлеклелектә ябыштырырга өйрәтү белән бергә, тирә-юньдәге матурлыкны күреп, аның белән соклана белүләренә дә ирешүне максат итеп куйган Фирдәвес Зөлфәт кызы.
Укучылар исә сыната торганнардан түгелләр. Тегү, чигү эшләреннән тыш, тагын бер игелекле гамәлгә керешкәннәр алар. Махсус хәрби операциядәге егетләр өчен үлән чәйләре әзерлиләр. Җәен мелисса, бөтнек, кура җиләге, карлыган яфракларын җыеп, турап киптергәннәр. Соңыннан гөлҗимеш белән бергә кушып пакетларга тутырганнар.
– Хәзерге вакытта кабакларны турап шуңа апельсин, лимон, шикәр комы кушып үзебездәге махсус сушилкада киптерәбез. Витаминлы чәйләрнең хәрбиләргә файдасы булмый калмас. Аннары мондый хезмәт укучыларда ватанпәрвәрлек хисен дә тәрбияли. Балалар булыша алганнарына бик сөенәләр. Әзер чәйләрне гуманитар ярдәм белән җибәрәбез, – ди Фирдәвес Фәрзекаева.
Әнә шулай белем бирү белән бергә хезмәтне бәйләп эшли мөгаллимә. Аның: “Халкыбыз элек-электән хезмәтне тәрбия чыганагы буларак файдаланган. Балаларны кечкенәдән хезмәткә өйрәтеп үстергән. Яшьтән мөстәкыйль булып үскән бала, барлык эшне дә үз көче белән башкарган”, диюендә дә мең хаклык бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia