Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Галия Нәбиуллинаның хезмәт тәҗрибәсе күпләргә үрнәк

Һәр кешенең гомер юлында яраткан укытучысы була һәм аның образы якты маяк кебек синең юлыңны яктыртып тора.

Кырык елга якын гомерен балалар укытуга багышлаган, бүгенге көндә дә хезмәт юлын дәвам итүче Яңа Арыш урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Галия Нәбиуллина – әнә шундыйлардан. 

Тирән белемле, зирәк акыллы, тәҗрибәле укытучының эшенә булган җитдилеге, эшкә дәрте күпләрне сокландыра. Мәктәптә дәресләр тәмамлангач та ул өенә ашыкмый – аны әйләндереп алган укучыларына төпле киңәшләрен бирә, аларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерли, күп санлы сорауларга чишелеш табарга ярдәм итә.

Авыл җирлегендә укып белем алуга карамастан, мәктәбебезнең укучылары зур хыяллар белән яшиләр, ышаныч белән бердәм дәүләт имтиханнарын химия һәм биология фәннәреннән сайлыйлар һәм ялгышмыйлар. Ныклы белем нигезләрен үзләштергән укучылары һәр елны  остазларының ышанычын аклыйлар – имтиханнарда 80-95 шәр балл җыеп, үзләре сайлаган югары уку йортларына укырга керәләр.

Белемле шәкертләре район дәрәҗәсендә генә түгел, республикада да сынатмый: соңгы өч ел эчендә генә дә фәннәр буенча район олимпиадаларында 22 җиңүче һәм призер, ә республикада 3 призер әзерләгән укытучы ул! Галия ханым күп еллардан бирле химия фәненнән аеруча катлаулы мәсьәләләрне чишү буенча район укытучыларының даими эшләүче семинарын җитәкли, район олимпиада эшләрен тикшерү, шул ук фәннән укучыларның бердәм дәүләт имтихан эшләрен тикшерү буенча республика комиссиясендә  8 ел хезмәт итә.

Югары квалификацион категориягә ия булган мөгаллимә эшенең нечкәлекләрен яхшы белә, укучыларын сабыр, тырыш һәм көчле булырга, авырлыклар каршында югалып калмаска, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтә.

Авылыбызда гына түгел, тирә – ягыбызда да  абруйлы, мактаулы остаз киңәш сорап килүчеләрнең һәммәсенә дә вакыт таба.

Галия Гыймран кызын гөрләп утырган мәктәп яны тәҗрибә участогыннан башка күз алдына да китереп булмый. Иртә яздан ук ул бүлмә эчендә үсеп килүче яшелчәләр, чәчәк үсентеләре арасында кайный.

Бакчадагы беренче шытымнарга шатланып, һәр яуган яңгырга сөенеп, уңышның мул буласына ышаныч белән яши ул. Тәҗрибә участогының республика, Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә яулаган Дипломнары, Рәхмәт хатлары тырыш хезмәтнең җимеше буларак билгеле. Санап китсәң ирешелгән уңышлар шактый. Россия, Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыкларының Мактау кәгазьләре, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, район башлыгының, мәгариф бүлегенең күпсанлы Мактау кәгазьләре...

Ә иң олы бүләк ул укучыларының, аларның әти-әниләренең рәхмәтләре. Уку елы башланганда, укытучылар көне җиткәндә кабул ителгән котлаулар бихисап була – шул үзе бәхет түгелмени? Бу вакытларда хатирәләр яңара, күңелдә куаныч, сөенеч уяна. 

Һәр баланың күңеленә ачкыч табучы, белем алырга юл күрсәтүче  укытучы укучыларының уңышлары, шатлыклары  белән яши. Укучылар белән уртак тел табу, аларның барысын да тигез күрә белү аңа карата зур хөрмәт уята.

Бар гомерен балаларны белемле итүгә биргән, күпме буын тәрбияләгән мөгаллимәнең хезмәте мактауга лаек.

                        

 Гөлнур Садыйкова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса