Гади һәм гадел булып калган ул
Мин килгәндә Илья ага йорт каршындагы бакчасында пешеп утырган кура җиләкләре белән сөйләшеп йөри иде.
Мине күргәч “Бакчам минем күңел юанычым, иртәдән алып кичкә кадәр шунда көнемне уздырам “, –диде ул елмаеп.
Тумышы белән Чувашия ягыннан булган Илья Ивановны безнең якларга нинди җилләр ташлаган соң? Әйдәгез, бергәләп Илья абыйның тормыш юлы белән танышып үтәбез.
Әтисе сугышта үлеп калган Ильяның әнисе гомер буе колхозда төрле эшләрдә эшли. Гаиләдә алар ике бала булалар.Соңрак әнисе тормышка чыккач, бәхет өстенә шатлык, дигәндәй, тагын 3 нарасый дөньяга аваз сала.
–Гадәттә үги әтиләр кырыс һәм усал булсалар да, безнең икенче әтиебез бик олы йөрәкле кеше иде,- дип сөйләп китте Илья абый. –Ул безне үз балалары кебек якын күрде. Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәде. Үзебез дә әти-әни йөзенә кызыллык китермәскә тырышып йорт эшләрендә ярдәм итеп тордык.
Мәктәпне тәмамлагач Чебоксар шәһәренең техник училищесына укырга киттем. Анда электромонтажчы һөнәрен үзләштереп чыктым. Һәм шул һөнәр буенча хезмәт юлымны башлап җибәрдем.
–Электромонтажчыдан җитәкче баскычына кадәр ничек үрләдегез?- димен.
–Армия сафларыннан кайткач үз алдыма куйган бер зур максатымны тормышка ашыру максаты белән Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Шунда булачак тормыш юлдашым Валентина Михайловна белән таныштык. Укуым төгәлләнгәч мине Балык Бистәсенең Шумково авылында урнашкан “Сельхозтехника” берләшмәсенә баш инженер итеп эшкә җибәрделәр. Шактый вакыт эшләгәннән соң хезмәтемне бәяләптер инде, Балык Бистәсенең авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп билгеләделәр.1970 елда ул ПМК – 7 оешмасын җитәкли башлый, соңрак 10 ел гомерен Илья абый районыбызның “Сельхозтехника”сын күтәрүгә багышлый.
–Эш барышында нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?- дип сорап куйдым Илья агадан.
–Авырлыклар күп булды инде алар. Бу як кешесе булмасам да дусларым, танышларым күп булды. Шулар белән бергә бөтен кыенлыкларны җиңеп эшли идек.
–Яңа кайткан техникалар белән башта проблемалар туды. Чөнки яңа технология белән эшли белүчеләр юк диярлек иде, шуның асылына төшенер өчен аларга Казанга барып белем арттырып кайтырга кирәк иде. Ә бит авыл кешесе шәһәргә барырга атлыгып тормый. Шуны истә тотып Корноухово авылында курслар ачып җибәрдек. Алар анда белемнәрен арттырып кайтып җиң сызганып эшкә тотыналар иде. “Сельхозтехника” да эшләгән мәлдә депо, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү станциясен, терлекчелек фермалары җиһазларын төзекләндерү цехларын ачтык. Эшләгән эшләр санап бетергесез иде. Кулдан килгәннең барысында эшләдек.
Шулай булмыйни? Өстәл өстендә яткан грант, орден, медальләр белән беррәттән Рәхмәт хатлары моның бер дәлиле булып торалар.
Шулай җанлы гына әңгәмә корып утырганда Илья абыйның телефоны чыңлап куйды. Аңлавымча, аны Чүпрәледән элеккеге хезмәттәшләре олуг юбилее белән тәбрикләп шалтыраталар икән.
–Сезне хәтта Чүпрәледә дә беләләр икән,- дидем мин елмаеп.
–1982 елда мин Чүпрәле райкомында II секретарь булып эшләгән идем, соңыннан Югары Осланда I секретарь булып тордым. Инде ничә еллар узды. Алар мине, мин аларны онытмыйм, аралашып яшибез,- дип җавап кайтарды Илья абый.
Менә бит 100 сум акчаң булганчы 100 дустың булсачы, дип юкка гына әйтмәгәннәр.
Илья абый бүген ялгыз яшәсә дә аңа балалары, оныклары ямансулап утырырга ирек бирмиләр икән. Кайтып ярдәм итеп торалар.
– Үткән гомер юлымнан бик канәгать мин. Эшләгән чорда кул астымда эшләгән бер хезмәткәремне дә эштән азат итмәдем, каты бәрелеп күңелләрен рәнҗетмәдем. Мин җитәкче икән, димәк, мин аларга дөрес тәрбия бирергә тиеш. Орышкан чакларымда да: “Егетләр, сез бит чын ир-ат, шундый булып кала белегез,“ –дия идем.
Хәләл җефетем белән бик матур гомер иттек. Рәхмәт аңа, мине аңлап яшәгәне өчен. Ни кызганыч, бер улым һәм сөекле Валентинам инде гүр ияләре булдылар. Инде Ходай калган балаларыбызның гомерен биреп, бәхетле булып яшәргә язсын иде, - ди ул.
Гомер буе җитәкче булып эшләгән Илья агага карап мин шундый нәтиҗәгә килдем, нинди генә хезмәт урынында булмасын, ул иң беренче чиратта гади һәм гадел булып кала белгән. Эшләгән эшләре белән мактанып йөрмәгән, эшчеләре белән беррәттән атлап яңа үрләр яулаган. Кирәк чакта ул аларга яхшы киңәшче дә, кырыс җитәкче дә булган. Авыр чакта ярдәмче булганга күрәдер, аны хәзерге көнгә кадәр хезмәттәшләре “Безнең Илья абыебыз” дип йөртәләр. Ә бу кешенең олы йөрәкле, мәрхәмәтле булуын тагын бер мәртәбә раслый.
Күптән түгел Илья Ивановның күркәм юбилее булып узды. Аны шушы матур бәйрәме белән котлап район башлыгы Илдар Таҗетдинов Рәхмәт хаты тапшырды.
Гөлчәчәк ГАЗИЗОВА.
фото от автора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа