Фәридә Шәрәфиева: " Бер-бербезне аңлап, бер сүздә булып тату гомер кичерәбез"
Бирдебәк авылында яшәүче Шәрәфиевлар гаиләсе тырыш, уңган, тирә-юньгә үрнәк булулары белән аерылып тора.
Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди безнең халык. Тәртип, чисталык ишегалдыннан ук башлана аларның. Йортларының төзеклеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнгән коймалары шаккатмалы! Ә йорт эче үзе бер матурлык дөньясы.
Без килгәндә йорт хуҗаларының төшке ашка кайткан вакыты иде. Хуҗабикәләр – Ләйсән, кайнанасы Фәридә апа аларны каршы алып аш бүлмәсенә чакырды. Без шул арада хуҗабикәләр белән гапләшеп алырга өлгердек.
– Бик уңган, тырыш гаиләгә килен булып килдем. Үзем Тәберде Чаллысы авылыннан. Гаилә корып җибәрүебезгә дә унике ел булды. Ике улыбыз бар. Марат – бишенче, ә Камил икенче сыйныфта укый. Мәктәп ябылганнан соң үзем өйдә әле. Кул кушырып утырырга вакыт юк, йорт тирәсендә дә эш җитәрлек, – дип сөйли Ләйсән.
– Киленем үземә охшаган. Авыл халкы безне йөз-кыяфәт белән охшаган, ди. Кайчакта миңа Ләйсән, киленемә минем исем белән эндәшәләр. Бер-бербезне аңлап, бер сүздә булып тату гомер кичерәбез. Оныкларыбызны үстерергә ярдәм итәбез, – дип сүзгә кушылып мактап куйды аларны Фәридә апа.
Үз такта яру җиһазлары бар гаиләнең. Гомәр абый улы Мансур белән такта яралар, кирәк икән брус, койма такталары ясап бирәләр. Күрше-тирә авыллардан мөрәҗәгать итүчеләр шактый икән.
– Хезмәтебез җиңел түгел. Эшләмәсәң берәү дә китереп бирми. Гаилә бюджеты өчен бик тә ярап куя әлеге шөгылебез. Ике тракторыбыз бар. Авыл җирендә техникасыз яшәп булмый. Авылдашлар да бакча эшләрендә ярдәм сорап килә, – ди йорт хуҗалары.
Авыл тормышын үз иткән әлеге яшь пар Ләйсән белән Мансур, әти-әнисен хөрмәтләп, ихтирам итеп яши белә. Фәридә апа белән Гомәр абый да үз чиратында аларга киңәшләрен биреп, тормышта юл күрсәтеп баралар. Әлеге гаилә хезмәттән курыкмый, нинди эшкә тотынсалар ата-ана фатыйхасында яңа башлангычка батыраеп алыналар һәм башлаган эшләрен уңышлы гына максатларына ярашлы итеп башкарып та чыгалар. Абзарларында күпләп мал-туарын асрыйлар, кош-кортын да мулдан үстерәләр. Бакчаларында җиренә җиткереп игелгән җиләк-җимеш, яшелчәдән мул уңышын алып, кышлык запасын да туплап куялар икән.
Әйе, матур гаилә булып гомер кичерәләр алар Бирдебәк авылында. Яшьләргә һәм авылдашларына үрнәк булып!
Гөлназ Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia