Фәния һәм Ришат Ихсановлар: “Гаиләдә без бер-беребезгә таяныч”
Авылда төпләнеп калып, йорт җиткереп, мал-туарын асрап, гөрләтеп яшәп ятучы яшь гаиләләргә сокланып карыйм. Авыл тормышын үз иткән андый парлар хезмәттән курыкмыйлар, нинди эшкә тотынсалар да башкарып чыгалар.
Фәния һәм Ришат Ихсановлар алты ел элек Күгәрчен авылына кайтып урнашалар. Ришатның тәпи йөреп киткән, мәктәптә белем алып үскән туган авылы ул. Фәния күрше авыл - Зәңгәр Күл кызы. Кечкенәдән әти-әни үрнәгендә эшкә өйрәнгән алар. Күктән төшкәнне көтеп ята торганнардан түгелләр. Үз тырышлыклары белән яшиләр. “Төпле фикерләве, тырышлыгы, батырлыгы белән үзенә каратты ул мине”,- ди Фәния. “Аны тыйнак һәм эшчән булуы өчен ошаттым, миңа нәкъ менә шундый тормыш иптәше кирәк, дидем”, -ди Ришат.
Ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылык белән корылган аларның гаиләсе дисәм дә ялгыш булмас. Бәхетле яшәүләре бер-берсенең күз карашыннан аңлашулары, юл куеп җайлы гына сөйләшүләреннән сизелеп тора. “Гаиләдә без бер-беребезгә таяныч”, - ди алар.
Авылга кайтып әти-әниләре янәшәсендә бераз вакыт яшәгәннән соң йорт сатып алалар, аны зурайтып өстәп салалар. “Фикерләребез уртак, бер дулкында булырга тырышабыз. Йорт-җиргә җиһазын, үзебезгә кием-салым дисеңме, һәрвакыт икебез бергә барып киңәшләшеп алабыз”,- диләр. Әлеге өйгә күченгәч гаиләгә бәхет өстәп икенче уллары дөньяга килә. Кәрим белән Сәлим бүген балалар бакчасына йөриләр. Эшләгән кешегә эше дә табыла. Фәния мәктәптә пешекче ярдәмчесе булып, ә Ришат оператор булып урнаша.
Берничә баш мал-туар асрыйлар. “Быел казлар үстереп карадым. Көзен ике яктан әниләр килеп ярдәм итеп урнаштырдык аларны. Үзебездән артканын саттык”, - ди Фәния.
15 гектар җирдә печәнен, икмәген үстерәләр. Тагылма җайланмалары белән трактор сатып алганнар. “Үз техникабыз булу бик яхшы. Ул кыр һәм йорт тирәсендәге эшләрне күпкә җиңеләйтә. Мин үземне техникадан башка күз алдына да китерә алмыйм”, - ди гаилә башлыгы. Ришатны йөз төрле һөнәр иясе дияр идем. Техниканы биш бармагы кебек белә, ватылды исә сүтеп җыя. Моннан тыш йорт эчендәге барлык эшләрне үзе башкарган. Агач, тимер эше дисеңме, барысының да җаен белә. Ә менә хуҗабикә бәйләү эшенә оста. Өчпочмаклы шәлләр, оекбашлар, башмаклар бәйли. “Таба ашлары пешерергә дә яратам. Өпочмак, мантый, бәлешләрне бик яратып ашыйлар”,- ди Фәния.
Киләчәккә планнары зурдан әлеге гаиләнең. Зур итеп абзар салып, маллар санын арттырырга ниятлиләр.
Әти-әнинең киңәше - юлдашчы
Ришатның бертуган энесе Рифат та гаилә корып авылда төп нигездә яши. Тормыш иптәше Миләүшә белән бала үстерәләр. Ә әти-әниләре яшь гаиләгә терәк һәм ярдәмче. “Туганым белән ярдәмләшеп бик тату яшибез. Бәйрәмнәрдә төп йортка җыелабыз. Йортның йозагы булган әти-әниләребезгә рәхмәтлебез. Аларның төпле киңәшләре, үрнәк тәрбиясе безгә гомер сукмагында юлдашчы булып бара. Киләчәктә дә шулай дус-тату, бердәм булып яшәргә язсын”,- ди алар.
Авылның ямь-яшел чирәмендә тәгәрәтеп балалар үстереп, чип-чиста саф һавасын сулап, матур гына яшәп ята әлеге гаиләләр. Яшьләр авылның киләчәге, диләр. Авылның Ихсановлар кебек тырыш гаиләләре булганда киләчәге өметле.
“Авылда да менә дигән итеп яшәргә була. Мөмкинлекләр күп. Бары ялкауланмаска, тырышырга гына кирәк”, - ди язма геройларым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа