Фермерлык хуҗалыгы авылны яшәтә
Бирдебәк халкы күп авыллардагы төсле үзләрендә булган хуҗалыкның таралып юкка чыкмавына сөенеп туялмыйлар. Чөнки ул күпләрне тотрыклы эш урыны белән тәэмин итә һәм авыл тирәләрендә котырып чүп үләннәре үсүенә дә юл куймый. Бариев фермерлык хуҗалыгы директоры Ирек Вәлиуллинны без авыл читендәге техника утарында очраттык. Эше нык киеренке булганлыктан сүзне озакка сузмыйча аннан кыр эшләренең барышы белән таныштыруын сорадык.
- Быел яз иртә килгәнлектән без иң элек көздән сукаланган 783 гектар мәйданны тырмалап язгы чәчү мәйданы хәстәрләдек. Механизаторларыбыз Дәүләтхан Насыйбуллин белән Валерий Толстов туфрак хәстәрләү һәм көздән чәчелгән игеннәр белән күпьеллык үлән басуларын тукландыруда нәтиҗәле хезмәт куйдылар. Рафис Шакиров агрегатны ашлама белән өзлексез тәэмин итеп торды. Безнең карамакта биредә бер мең гектардан артык чәчүлек җир мәйданыбыз бар. Быел 216 гектарда арпа, 113 гектарда көнбагыш, 110 гектарда кукуруз, 56 гектар мәйданда рапс чәчәргә планлаштырабыз. Хуҗалыкта язгы кыр эшләренең тоткарлыксыз уңышлы дәвам итүе, чәчүдә эшләүчеләр Илнур Шиһапов, Фарил Шәмиев, Роберт Дмитриев, Илфат Нуриев, Илфат Сагиев, ә чәчүлек орлык белән тәэмин итүче Миннегариф Шагиевләрнең намуслы тырыш хезмәтенә бәйле.
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia