Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл һәм кеше

Фәнил һәм Гөлназ Вәлиевлар шәхси хуҗалыкларында тырышып хезмәт куялар

Районыбыз чигендә урнашкан Яңа Арыш авылына барып чыккач эшне авыл җирлеге Советыннан башларга булдык.

 Авыл җирлеге башлыгы безне җылы каршы алды. Сүз авылның яшәеше, киләчәге турында ялганып киткәч ул үз төбәге халкын бүгенгесе көнне, районда гына түгел, тирә-юньдә күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин, дип  безне бер-бер артлы тәвәккәл, хезмәт сөючән гаиләләр белән таныштыра башлады. Ә алар монда шактый күп булып чыктылар. Бүген шушы авылда гына 300 гә якын шәхси ярдәмче хуҗалык эшләп килә. Алар арасында Вәлиевләр дә бар. 
Вәлиевләр авыл читендәрәк яши икән. Кызганыч, Фәнилне өйдә туры китерә алмадык. Ул хуҗалыгында көндәлек эшләрен тәмамлагач, йомышы буенча чыгып киткән. Шулай итеп без, ул алай озак йөрми торган иде, тиздән кайтып та җитәр инде, дигән сүзен  тыңлап әнисе Халидә апа белән шактый озак сөйләшеп утырдык. Яше 80 нән узса да, тик торуны белми әле ул, хуҗалыкны барлап тора, аш-су хәстәрләргә булыша. Безнең әңгәмә барышында да оныкчыгына җылы бияләй бәйләүдән туктамады. Килене Гөлназны да мактап телгә алды. Халык телендә, май чүлмәге тышыннан билгеле, дигән күркәм әйтем бар. Биредә дә ишек алдына аяк баскач  бу йортта хезмәт сөючән, тырыш гаилә яшәгәне күренеп тора. Койма буеннан сараена кадәр пөхтә итеп печән, салам рулоннарын кайтарып өеп аны калын япма белән томалаганнар. Ишек алдында тулы тәртип хөкем сөрә.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә.

Автор Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса