Авыл һәм кеше
“Эшләгән изгелегең үзеңә әйләнеп кайта”
Наталья Иванова тамырлары белән Корноухово авылыннан. Монда аның туганнары Владимир Угаров, Бөек Ватан сугыш ветераны Степан Перелетов яшәгән.
Аның әти-әнисе күп еллар элек Тула шәһәренә күчеп киткән була. Наталья анда сәүдә техникумын тәмамлый. Тормыш корып җибәрә, бер кыз үстерә. Кызы Мәскәүдә укый башлагач, аның янына күченеп килә. Алда аны көчле сынаулар көтүен ул белмәгәндер ул вакытта.
Тормышлары җайлы гына бара. Кызы хирург булып эшли башлый. Кияүгә чыга. Сынаулар оныгына ике яшь ярым булганда башлана да инде. Баланың ишетмәве һәм сөйләшә алмавы ачыклана. "Куркуга төштек. Нәрсә эшләргә дә белмәдек",-дип сөйли Наталья. Иң беренче эш итеп, алар Ходайдан ярдәм сорарга чиркәүгә баралар. Килеп туган проблеманың чишелеше булачагына ышана алар. Малайга берничә төр операцияләр ясыйлар. Ул имплантант аппараты белән ишетә башлый. Баланы сөйләшергә һәм сүзләрнең мәгънәсен аңларга өйрәтер өчен алар логопедка баралар. Бервакыт Казаннан бер төркем белгечләр килә. Татарстанда мондый очраклар белән эшли торган реабилитацион үзәк булуын әйтә алар. Наталья Мәскәүдәге ике фатирын да сатып гаиләсе белән Казанга кайта, аннан соң Яр Чаллыга күчәләр. Хәзер малайга җиде яшь, сөйләшә ала. Әнисе белән әбисе аның сәламәтлеген яхшырту өчен барысын да эшлиләр.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Таңсылу Минһаҗева.
Фото: http://novosibirsk.unidoski.ru/_content/img_board2/5/44363.jpeg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев