Эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды
Без янә матур очрашуга җыелдык. Беренчесе генә түгел иде бу. Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең Балык Бистәсе бүлеге җитәкчесе Гөлназ Зарипованың каләмдәшләрен барлап, очрашулар үткәрүе күркәм традиция рәвешен алды.
Полянка китапханә-ял итү үзәге Яңа ел кунакларын каршы алуга чын-чынлап әзерләнгән. Идәннән түшәмгә кадәр биеклектәге горур чыршы дисеңме, янәшәдә авыл мичен хәтерләткән камин, шунда ук искиткеч матурлыкта бизәлгән фотозона, китап күргәзмәсе – барысы да күңелдә бәйрәм рухын тудыра.
«Бүгенге чараның максаты узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясау, киләсе елга, очрашуларны дәвам иткән мәлдә, бергәләп уй-планнар кору», диде Гөлназ Зарипова. Һәм әлеге максатны күзаллап кичәне башлап җибәрде.
Җәй көне берлек әгъзаларының Татарстан телерадиокомпаниясендә, республика Журналистлар берлеге музеенда булган сәфәрләреннән соң әллә ни күп вакыт үтмәсә дә, каләмдәшләрнең сөйләр яңалыклары, уртаклашырдай куанычлы хәбәрләре җитәрлек иде. Очрашуга килгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, шагыйрьләр Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллина бүген-иртәгә дөнья күрәчәк яңа китаплары турында сөйләделәр, район редакциясе хезмәткәрләре газетаның бүгенге торышы, яңалыклары белән бүлештеләр.
Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia