Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Эш сөйгәнне ил сөяр

Авыл җирлекләрендә әти-әниләренең данлы эшләрен уңышлы төстә дәвам итеп яшәүче гаиләләр шактый.

Безгә дә Түбән Тегермәнлек авылында әнә шундый  Габитовлар гаиләсе белән танышу насыйп булды. Башкалардан аермалы буларак биредә төп нигездә дүртәр буын вәкилләренең җыелышып бер-берсенә булышулары, милли бәйрәмнәребезне  олылап билгеләп үтүләре бүгенге көн күзлегеннән караганда мактауга лаеклы. Бер түбә астында өлкәннәрнең дә янәшәдә булулары әйтеп бетергесез уңайлыклар, җиңеллекләр китерә, гаиләгә  ямь, бәрәкәт өсти. Бердәм булганга тормышлары да мул, җитеш һәм көйле аларның. Аннары бер-берсенә кадер-хөрмәт күрсәтеп гомер итүләре дә үсеп килүче яшь буын  өчен бәяләп бетергесез зур үрнәк. Алар кечкенәдән өлкәннәрдән әдәпкә, тәртипкә һәм хезмәткә өйрәнәләр. Мөбәрәкҗан абзый белән Шәмсенур апаның төпчек улы урынына гаиләдә иң олылары Расих үз яннарында калып гомер кичерә. Апасы белән энесе мәктәпне тәмамлагач күңелләренә ошаган һөнәр серләрен үзләштереп, шәһәр тормышын сайлаганнар. Хәер, алар үз гаиләләре белән читтә яшәсәләр дә әти-әниләрен онытмыйлар, ял-бәйрәмнәрдә кайтып булышалар. Бигрәк тә Әлмәт шәһәрендә гомер итүче төпчек уллары Илдар туган авылына эзне суытмый. Әти-әниләре янына кайтып керү белән хәл-әхвәлләрен белешеп, өс киемнәрен алыштырып эшкә керешә. Шәхси хуҗалыкларындагы тракторга утырып ул үзләренең 21 гектарлы пай җирләренә юл тота. Трактор белән җир эшкәртә, чәчү чәчә, бергәләшеп үз хуҗалыкларында булган 15 баш терлеккә кыш чыгарга җитәрлек күләмдә азык запасы хәстәрлиләр. Чөнки абыйсы ел әйләнәсе диярлек эштән бушамый. Ул “Кызыл шәрыкъ” җәмгыятенең әйдәүче механизаторы, утыз елдан артык инде техника арасында эшләү дәверендә  үзен уңай яктан танытырга өлгергән. Бу яктан егет әтисе Мөбәрәкҗан абзыйга охшаган. Ул да терлекчелектә хезмәт куйган. Булачак тормыш юлдашы Шәмсенур белән дә алар биредә очрашканнар, үзара ярдәмләшеп хезмәт куйганнар. Бергәләп Кече Кульга авылы янәшәсендәге фермага җәяүләп эшкә йөрүне әле дә оныта алмыйлар. Кышкы салкыннар, күз ачкысыз буранлы көннәр нык үзәкләренә үткән аларның. Шәмсенур апага әле әнә шундый буранлы көннәрдә ярты көн адашып йөрергә дә туры килгән.  Алар  53 ел элек үз гаиләләрен корып җибәргәч, икесе дә бер көн диярлек колхоз эшеннән калмыйча тырыш хезмәт куеп макталганнар. Егетнең күңеле техникага тартыла. Җир эшкәртә, иген игә, бер дигән механизатор булып җитешә. Намуслы, фидакарь хезмәте белән үз җирлекләрендә генә түгел, районыбызда да уңай яктан танылырга өлгерә.  Ел йомгаклары нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирешкән Мөбәрәкҗанны район үзәгенә чакырып тантаналы төстә Хезмәт Даны ордены белән дә бүләкләгәннәр. Әнә шулай ару-талуны белмичә эшләгәнгә производствода  абруе зур була аның. Аннары кайберәүләр кебек колхоз йорт салып бирер әле, дип өметләнеп ышанып утырмый ул, тәвәккәлләп эшкә керешә. Әлбәттә, хуҗалык җитәкчеләре дә аны үз ярдәмнәреннән ташламыйлар. Ул чорларда бригадир булып эшләгән, шактый кырыс холыклы Равил абыйсы Низамовның булышлыгы аеруча зур була аңа. Күрше урманчылыклардан агач материаллары кайтаруда үзенең буш вакытыннан файдаланып тәүлекнең теләсә кайсы вакытында юлга кузгала алган. Ә аның үткән тормыш юлларында мондый куанычлы хатирәләр байтак саклана. Шуңа балаларына да ул кешегә кулыгыздан килгәнчә булышыгыз, эшегезне яратып башкарыгыз, дип әледән-әле искәртеп торырга ярата. Гомерләренең иң бәхетле мизгеленә килеп җитсәләр дә, балалары, оныклары аларның йөзләренә кызыллык китермәгәннәр. Барысы да тәртипле, тәүфыйклы һәм үз эшләрен яратып башкарулары белән мактала. Бүгенгесе көнне әлеге хөрмәтле өлкәннәрнең  7 оныклары, 5 оныкчыклары үсеп килә.
Бүген балалары да гомер көзенә кереп әти-әниләре үрнәгендә гомер кичерә. Абзар тутырып терлекләр асрыйлар, умарталыклары да бар. Монда, билгеле инде, үз яннарында гомер итүче уллары Расих  белән киленнәре Мөсфирәнең  хезмәт нәтиҗәләре күләмле.  Шунысын дә әйтеп үтәсе килә, алар бервакытта да үз эшләре өчен кирәкле техника, җир эшкәртү, печән чабу, җыю, пресслау агрегатларын читтән эзләп йөрмиләр. Барлык кирәкле техника, агрегат бар, ике тракторлары өй каршысында төзек хәлдә тора. Абзарларындагы 6 баш савым сыерларының мәшәкате күбрәк Мөсфирә өстендә. Ул сепарат аерта, каймак, эремчек, кефир, катык ише продуктлар хәстәрли. Сөт ризыклары белән әнә шулай туганнарын, балаларын гына түгел, авылдашларын да өзлексез тәэмин итеп торалар. Киң күңелле, ачык йөзле, кунакчыл гаилә буларак авылдашлары да үз итә аларны.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса