Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Елена Щербакова җаваплы хезмәткәр

Бу сүзләрне тикмәгә генә әйтүем түгел, аннары кайбер мәгълүматларны бернигә нигезләнмичә сөйләргә дә яратмыйм.

 Укучыбыз, мөгаен, сүзнең җаваплы хезмәт кешесе хакында барачагын аңлагандыр. Район почта элемтәсе бүлеге башлыгы Зөфәр Нәбиуллиннан үз коллективларында иң тәҗрибәле һәм авыл кешеләре арасында олы хөрмәт яуларга өлгергән хезмәткәрләре хакында кызыксындым. Озак уйланып тормыйча ул безгә Бәтке авылы һәм әле тагын күрше төбәктә яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтүче үз эшенең чын остасы Елена Анатольевна Шербакова исемен атады. 
Елена мәктәптән соң Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлап кайтып  37 ел авыл мәдәният йортында хезмәт куйган. Яшьлек елларыннан ук бер ияләнгән эш урынын кемнең тиз генә ташлап китәсе килсен соң? Чөнки, кайберәүләр кебек ул ел саен диярлек эш урынын алыштырып, үзенә уңайлы “җылы” эш урыны эзләп, һич уйламыйча эш итә торганнардан түгел. Бу җитди адымга баруының да үз сәбәпләре бар. Якын иптәше,авылдашы һәм күптәнге дусты Татьяна Гуськовага 19 ел элек кичекмәстән гаиләсе белән күрше Дикое Поле авылына күченергә кирәк була.  Ул аны үз урынына калырга үгетли, бик нык сорагач дусты үтенечен  кире кага алмыйча ризалаша. Татьяна аңа үз хезмәтенең барлык нечкәлекләрен  аңлатып, төшендергәч тыныч күңел белән күченеп китәләр.  Елена яңа эшендә авылдашлары белән дә бик тиз уртак тел таба. Көн дәвамында авыл элемтә бүлегенә күпләр мөрәҗәгать итәләр. Ул һәркайсын зур игътибар белән тыңлап, кулыннан килгәнчә булышырга, үтенечләрен канәгатьләндерергә тырыша.  Төрле сәбәпләр белән килми калган матбугат чарасын тиз арада табып бирергә тырыша. Коммуналь түләүләр белән бәйле мәсьәләләрне дә кичектермичә хәл итү җаен таба. Бүген инде аны районыбызның иң тәҗрибәле һәм үз эшен яратып, күңелен биреп башкара торган җаваплы, төпле хезмәткәр, дип атарга мөмкин. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса