Юлсубино авылында зур чара узды
Хәзер чаралар күп бит, җәмәгать. Сер түгел: күбесе «өстән» кушу буенча, мәҗбүриләп тә үткәрелә инде. Ә менә мондый чараны беренче күрүем, беренче ишетүем…
Гадәттә, хәзерге чор яшьләре нидер оештырырга атлыгып тормыйлар. Мондый фикерем өчен алар миңа үпкәләмәсләр, шәт. 30 елга якын мәгариф системасында студентлар, яшьләр белән эшләгәч, аларның ничек яшәгәнен, ниләр белән кызыксынганын бераз чамалыйбыз инде. Күбесе уку белән беррәттән эшләүне, дөресрәге, акча эшләүне мәхкүл күрә. Күңел өчен ниндидер иҗади кичәләр, очрашулар, спорт ярышлары оештыруны аларның кайберләре «пустая трата времени» дип кабул итә.
Соңгы арада Балык Бистәсе районы Юлсубино авылы яшьләренең чыш-пыш килүләрен, аерым чатта ниндидер мәсьәләләрне хәл итүләрен, бәхәсләшүләрен, медальләргә заказ бирүләрен ишеткәч аптырап куйдым. Баксаң, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган дуслары Рәсүл Рөстәм улы Вафинның якты истәлегенә волейбол турниры оештырырга йөриләр икән...
Әйе, 2025 елның 25 апрелендә Рәсүлгә 25 тулган булыр иде. Яшьлекнең иң матур, иң рәхәт еллары, югыйсә! Авылның асыл, затлы егетләренең берсе, ике яктан да зур, нык нәселнең акыллы егете иде ул. Яшьтәшләребез Рөстәм белән Алсуның олы уллары безгә дә улыбыз кебек якын иде шул. Балаларыбыз аны хөрмәтләп армия сафларына озаттылар, плакатлар ясап, шарлар белән сөенеп, зурлап каршы алдылар. Ихлас, рәхәт, дусларча аралашу, күрешү, хәлләр белешү иде бу...
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Автор Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia